Кондратьев: «Татарстанда сайлау участокларының 94 проценты беренче катта урнашкан»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада барлык сайлау участокларының 94 проценты бинаның беренче катында урнашкан. Бу хакта ул Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә узган брифингта әйтте. Анда сайлаучыларның хокуклары турында сөйләштеләр.

“Татарстанда барлык сайлау участокларының 94 проценты бинаның беренче катларында урнашкан. 2014 елдан бирле беренче каттан да югарырак урнашкан сайлау участоклары саны 2,5 тапкыр кимеде”, – дип белдерде Андрей Кондратьев.

Быел узачак сайлауда 1240 сайлау участогы инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучыларга тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре