Төзеген кире кайтару
Суыткыч, телевизор, кер юу машинасы кебек көнкүреш техникасын гадәти кибеттән алсагыз, төзеген хәтта сатып алганнан соң 14 көн эчендә дә («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон нигезендә, күп кенә товарларны шушы вакыт аралыгында кире кайтарырга мөмкин) кире тапшыра алмаячаксыз. Эш шунда: көнкүреш техникасы Россия Хөкүмәте раслаган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Гади генә итеп әйтсәк, төзек суыткычны төсе яки формасының ошамый башлавы сәбәпле генә кибеткә кире илтеп булмый.
Ә менә аны интернет-кибеттән алсагыз – була. Бу очракта, шул ук закон нигезендә, сыйфатлы товардан 7 көн эчендә баш тартырга мөмкин. Өстәвенә товар белән бергә аны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында белешмә бирелми калса, техниканы сатып алганнан соң 3 ай эчендә кире кайтара аласыз. Әлбәттә, техникадан файдаланылмаган булырга, тартмасы, «кыяфәте»нә зыян килмәскә тиеш.
Ватыгын алыштыру
Техниканың кимчелекләре ачыкланса, сатып алынганнан соң 15 көн эчендә акчагызны кире кайтаруны таләп итеп була. Ләкин кибет, сезгә каршы төшеп, товарны экспертиза һәм ремонтка җибәрүне таләп итәргә мөмкин. Шулай икән, кибетчеләргә югарыда телгә алып үтелгән законның 18 статьясын исләренә төшерегез. Анда, ватык товар өчен, техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керсә дә, акчасын кире алырга яки аны алыштырырга була, дип күрсәтелгән. Биредә сатып алынганнан соң узган вакытка гына сыешу мөһим.
Гарантия ремонты
Көнкүреш техникасы гарантия вакыты чыкканчы ватылса, акчасын кире кайтаруга караганда бушлай ремонтлату җиңелрәк. Әмма моның өчен рәсми сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин фәкать техника документларына кушып бирелгән исемлектәге яисә җитештерүченең рәсми сайтындагы («Сервис» бүлегендә) үзәккә генә! Сервис үзәге, ремонтлап булмый, дигән нәтиҗә чыгарса, кибет әлеге документ нигезендә техника өчен түләнгән акчагызны кире кайтарырга тиеш.
Шунысын да истә тотыгыз: көнкүреш техникасы гарантия вакыты чыкканнан соң ватылса да, интернеттагы беренче күз төшкән ремонт остаханәсенә шалтыратырга ашыкмагыз. Бу очракта да остаханәне җитештерүченең рәсми сайтына кереп эзләү дөресрәк булачак. Беренчедән, арзангарак төшәчәк, икенчедән, товарыгыз югалмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез