Татарстанда яшәүчеләр СВОдагы егетләргә дип 668 берәмлек корал китергән. Аларның күбесен тиешле урынга тапшырганнар инде. Узган ел башланган махсус акциядә 500 дән артык кеше катнашкан.
Исән калу өчен нибары ун секунд вакыт! Квадрокоптер рәвешендәге пилотсыз очкычны күреп алгач, үзеңнең һәм янәшәдәге егетләрнең гомерен саклап калу өчен әнә шулкадәр вакытың бар. Ә моның өчен кулыңда коралың булырга тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучы «Степь» позывнойлы өлкән оператор-сапер шулай ди.
Әнә шушы берничә секундлык кыска гына мизгелдә егетләребезне саклап калырга ярдәм итү йөзеннән узган елның августында республикада «Коралыңны махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшыр» акциясе игълан ителде. Анда теләге булган һәркем катнашып, кулындагы коралын хәрбиләргә тапшыра ала.
– Дошман квадрокоптер рәвешендәге пилотсыз очкыч аппаратларны күп куллана. Соңгы арада бигрәк тә. Бу безгә бик зур куркыныч тудыра, – ди «Степь».
Оператор-сапер егет яшерми: СВОга корал тапшырырга өндәгән акция башлангач, аларга: «Үзегезнең генә коралларыгыз җитмимени?» ише сорауларны еш ишетергә туры килгән. Шуңа да журналистлар белән очрашуда алдан ук искәртеп куйды ул: махсус хәрби операциядә коралның артыгы юк!
«Имин күк өчен» хәйрия фонды рәисе Тимур Этикеев сүзләренә караганда, бүген республикада 39 меңләп корал хуҗасы исәпләнә. Аларның кулында 44 мең берәмлек корал бар. Акция башланганнан бирле Татарстанда махсус хәрби операция өчен 600 ләп корал тапшырылган.
– Узган ел махсус хәрби операциядә дошман ягында пилотсыз очкычлар күбәеп китте. Безнең егетләр аны һавада очып бара торган үрдәк белән чагыштыра. Аны гадәти корал белән бәреп төшерү күпкә яхшырак, диләр. Шуннан соң республиканың Росгвардия идарәсе белән сөйләшүләр алып бара башладык. Бу проект әнә шулай туды. Ул узган елның августыннан эшли. Без биредә арадашчы рәвешендә фронт белән турыдан-туры элемтәдә торабыз. Шул вакыт эчендә әлеге акциядә бик күп кеше катнашты. Алар СВОга күпләп корал тапшырды. Әмма бу гына җитәрлек түгел, – ди Тимур Этикеев.
Росгвардиянең Татарстандагы идарәсенең корал әйләнеше буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Камалиев сүзләреннән аңлашылганча, акциядә катнашуның бер авырлыгы да юк.
– Моның өчен коралың белән лицензия һәм рөхсәт бирү бүлегенә килергә кирәк. Биредә коралны иганә максатында тапшыру турында килешү, коралны алу-тапшыру турында акт төзелә. Коралыңны СВО өчен тапшыруның башка юллары да бар. Әйтик, кеше якыны хезмәт иткән хәрби частька барып, документларны да шунда гына тутырып, коралын турыдан-туры да тапшыра ала. Әмма бу юл катлаулырак, чыгымлырак та. Шуңа күрә «Имин күк өчен» фонды хәрби частьлар белән хезмәттәшлек итә. Алар коралны үзләре килеп ала, – дип ачыклык кертте Рамил Камалиев.
Коралыңны СВОга тапшыру турында гаризаны Росгвардиянең рәсми сайты аша да тапшырырга мөмкин. Корал хуҗасы вафат икән, аның өчен бу эшне якыннары да эшли ала. Әгәр кеше корал лицензиясен озайтмаган икән, аны СВОга тапшырган очракта, ул административ җаваплылыкка тартылмаячак.
Рамил Камалиев сүзләренә караганда, корал тапшырганда озын чиратлардан, талон аласы бар, дип тә куркасы юк. Тиешле документларны тутырып, коралны тапшыру өчен, күп дигәндә, ун минут вакыт кирәк, ди ул. Сораулары булган кешеләр 8 (800) 10-16-160 номеры буенча «кайнар элемтә»гә мөрәҗәгать итә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез