Былтыргы кебек яңгырлы, җылы кыштан соң быел тәмам карга чумдык. Кыш башланганнан бирле башкала урамнарыннан гына да 318 мең тоннадан артык кар чыгарганнар. Шул исәптән, 137 мең тоннасы әле яртысы да узмаган гыйнвар аена туры килгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйтте. Аның сүзләренә караганда, бәйрәм арасында шәһәр урамнарында 800 гә якын техника эшләгән. Социаль челтәрләрдә кар көртләрендә чумып калган казанлылардан зар хатлары да күп булды анысы. Шәһәр халкы кулына көрәк тә алды. Игорь Куляжев әйтүенчә, урамнарны, ишегалларын кардан чистартырга дөрес куелмаган машиналар комачаулый. «Бу уңайдан дөрес куелмаган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейдлар да үткәрдек. Әлеге тәҗрибә нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шуңа күрә аны алга таба да дәвам иттерәчәкбез», – дип хисап тотты ул. Рульдәгеләрне тынычландырырга теләпме, юл чатында ташлап калдырган машинаны аның хуҗасын бу хакта кисәткәннән соң да тиешле чара күрелмәгән очракта гына алып китүләрен әйтте.
Зур юлларга күчсәк, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 350 гә якын техника эшли. Узган карлы якшәмбедә генә алар юлларга 3090 тонна ком-тоз катнашмасы, 34 тонна тоз сипкән. Дүшәмбе юл һәлакәте аркасында, Казанга таба М12 юлы вакытлыча ябылды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һава торышы көйсезләнгәндә юлларда аеруча сак булырга һәм, мөмкинлек булганда, ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итәләр. Хәтерләсәгез, бәйрәм уртасындагы күз ачкысыз буранда Алексеевск–Әлмәт түләүле юлында унлап машина бәрелеште, дүрт кешенең гомере өзелде. Казан аэропортында 60 лап рейс тоткарланды.
КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, гыйнварда республикада айлык норманың 70 проценты күләмендә кар яуган.
– Аномаль җылылык һәм явым-төшемнәрне төньяк-көнбатыш циклон алып килде. Бүген кар катламының уртача биеклеге 37 сантиметр тәшкил итә. Шул ук вакытта уртача күрсәткеч – 30 сантиметр чамасы. Тик рекорд саннарга кадәр ерак әле. 2023 елның 12 гыйнварында кар катламы биеклеге – 54 сантиметр, 2011 елда 63 сантиметр тәшкил иткән, – ди белгеч.
Гидрометеоүзәкнең алдан биргән фаразларына караганда, атна уртасына кадәр көндез һава торышы –1...–6 градус, төнлә исә –8...–11 градус тирәсе тәшкил итәчәк. Ә менә атнаның икенче яртысында явым-төшемнәргә алмашка салкыннар киләчәк. Бу атна ахырында республикада көндез –20 градус, төнлә исә урыны белән –25...–28 градуска кадәр суыклар вәгъдә иткәннәр.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, кышкы салкыннар язга да керәчәк.
– Узган ел белән чагыштырганда, быел кыш күрдек. Ул алдан фаразлаганга туры килеп бара. Былтыр, мәсәлән, иң суык көн декабрь аенда булды. Ул вакытта 23 градус суык күрсәтте. Быел исә республиканың кайбер районнарында –28...–30 градус суыклар да теркәлде. Һава температурасы гыйнвар ае өчен дә начар түгел. Уртача күрсәткечләрдән җылырак та әле ул. Айның беренче ункөнлеге нәтиҗәләреннән чыгып язып куйдым: шушы вакыт аралыгында уртача тәүлеклек һава температурасы –8 градус тәшкил иткән. Бу – уртача климатик нормадан 4–5 градуска җылырак, – дип сөйләде Әмир абый.
Аның сүзләренә караганда, бу атна ахырында башланачак салкыннар атна-ун көн чамасы дәвам итәчәк. «Февраль ахыры, март башында да суыклар көтелә. Тик алардан куркасы юк. Чөнки көннәр озыная башлады инде. Кояш карагач, суыклар алай ук нык сизелми. Кышның иң авыр вакыты – ноябрь ахырыннан алып гыйнвар башына кадәр», – ди халык синоптигы.
Авыл халкына да бераз сабыр итәргә киңәш иттеләр.
– Кыш көне юлларны карап тору мәсьәләсендә проблема юк. Халыктан килеп ирешкән гозерләрне үтибез. Юллар чиста. Тик авылдашлар да безне аңлап кабул итсен иде, – ди Тукай районының Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев. – Быел безнең төп подрядчы оешма – «Волгаавтодор». Аңлавыгызча, бик зур, бай оешма. Нинди техника сорасак, шуны бирәләр. Биклән авыл җирлегенә 40 чакрымнан артык авыл эче юллары керә. Кар бөтен урамга да берьюлы ява бит ул. Тик барысын да бер мәлдә чистартып бетереп булмый. Чиратлаштырып эшлибез. Кайсы ике-өч сәгатькә сузыла, кайсы ярты көндә хәл ителә. Механизаторлар да тимер түгел, тәүлек әйләнәсе эшли алмыйлар. Иртәнге сәгать өчтән-дүрттән торып эшләргә туры килгән көннәр дә булды. Алай да кичке сәгать тугызда-унда шалтыратып, урам ник чистартылмаган, диләр. «Өчтә эшли башлаган тракторчыга да ял кирәк, иртәгә хәл итәрбез», – дип аңлатабыз. Әллә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Авыл кешесе шәһәрнекеннән ким түгел хәзер. Газы, суы, канализациясе, интернеты кергән. Өйгә кадәр азык-төлек китереп бирүгә кадәр бар. Аның каравы мал-туар тоту, бакчада эшләү онытылып бара. Шуңа күрә эшләгән кешегә Алла ярдәм бирсен.
Балтач районының Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов та аңлашып яшәү яклы. «Безнең җирлеккә алты авыл, алтмышлап урам керә. Зур җирлек, 3,7 меңләп кеше яши. Юлларны кардан бер-ике көндә чистартып бетерергә тырышабыз. Үзебездәге оешмалар белән килешүләр төзелгән, техника җитәрлек. Тик алтмыш урамга алтмыш трактор чыгарып җибәреп булмый бит. Ә халык сабырсыз. «112» хезмәтенә кадәр зарланып шалтыраталар. Әйтеп тә карыйм, миңа хәбәр итегез, дип орышам да. Белмим, кешеләр әз генә әшәкеләнеп киттеме шунда. Элек сукмактан да йөргәннәр. Хәзер генә барысына да һәм берьюлы иркен юл кирәк. Оешмалар исә берсүзсез ярдәм итәргә торалар. Ул яктан бик рәхмәтле без аларга. Менә хәзер дә урам буйлап йөрим, юллар чиста, тәртип. Чистарткан юлга кар чыгару да бар әле авылда. Юлдан узарлык булмагач, капка төбең чиста булу нәрсәгә кирәк? Әнә шулай бер-беребезне тәрбияләп тә алабыз. Эшлибез. Иң мөһиме: үзара аңлашып яшәргә кирәк», – ди җирлек башлыгы.
Урамнарны кардан, боздан чистарту өчен кем җаваплы?
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе:
– Барысы да кар көртләре яки бозлавык булган территориянең кемгә каравына бәйле. Күпфатирлы йорт тирәләре, ишегаллары җыештырылмый икән, бу – йорт яны территориясе. Аны тәртиптә тоту өчен идарәче оешмалар җавап бирә. Биредә кар көртләре, җәяүлеләр юлындагы бозлавык, түбәдәге боз сөңгеләре идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте көче белән чистартыла. Йорт яны территориясенә карамаган урамнар, юллар һәм җәяүлеләр юллары өчен шәһәр коммуналь хезмәтләре җаваплы. Шәхси оешма территорияләрен милек хуҗалары тәртиптә тотарга тиеш. Җирле үзидарә органнарына исә муниципаль дәрәҗәдәге юллар карый. Ишегалларын кардан чистартмаган очракта, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гыйнварга халык сынамышлары
16 гыйнварда җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.
18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп булса, көчле суыкларга ишарә.
22 гыйнварда көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.
27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.
30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез