Корбан малының – сарык яки сыерның күпмегә төшәчәген белешкәннәр

«Татар-информ» быел корбан малының – сарык яки сыерның күпмегә төшәчәген белешкән. Хәзерге вакытта Татарстанда сарык бәясе төрле җирдә төрлечә. Бер сарык чама белән 10–20 мең сумга төшә. Тере сарыкның бер килосы 300–400 сумнан йөри. Димәк, 35 килолы мал чама белән 10,5–14 мең сум торачак. Зуррагы, әлбәттә инде, кыйммәтрәк булачак.

Корбанга 7 кешегә бер сыер да чалдырырга мөмкин. Республикада бер сыер 90–130 мең сум чамасы тора. Димәк, корбан өчен 13–19 мең сум акча тотарга кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре