Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны өчтән бер өлешкә диярлек арткан.
COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр авыру ияртүнең яңа 142 очрагы теркәлгән. Бу – алдагы атнадагыга караганда 30,3 процентка күбрәк. Сырхауларны хастаханәгә салу очраклары да ешайган. Шушы чорда 109 кеше (узган атнадагы белән чагыштырганда 34,5 процентка артык) хастаханәгә эләккән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез