Коронавируска каршы вакцинациядән “медотвод” алу кагыйдәләре үзгәртелә

Россиядә коронавируска каршы вакцинациядән “медотвод” алу өчен бердәм федераль стандарт гамәлгә кертелә. Бу хакта “Коммерсант” хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык төбәкләрдә бу бурычны киләсе елның 1 февраленә кадәр хәл кылырга ниятли. Шушы вакытка кадәр аларга Дәүләт хезмәтләре бердәм порталына коронавируска каршы вакцина ясатырга ярамаган кешеләр турында мәгълүматлар җибәреләчәк. Кешеләр исә үзләре министрлык раслаган форма буенча белешмә алачак.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә бу мәсьәлә, гадәттәгечә, алданрак хәл ителә: Россия башкаласында яшәүчеләр мондый белешмәләрне инде бүгеннән үк ала башлаган. Цифрлы регистр булдыру технологиясе, бөтен илгә таратылганчы, башкалада сынап каралачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре