Коронавирусның лабораториядә уйлап табылуына дәлилләр китергәннәр

SARS-CoV-2 коронавирусы лабораториядә уйлап табылган һәм аннан чыгуы сәбәпле таралган булырга тиеш. АКШ конгрессы Вәкилләр палатасында ике ел дәвамында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре буенча басылып чыккан докладта шул хакта белдерелгән. Россия матбугат чаралары, чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чыганакларына таянып, шулай дип яза.

“Covid-19 вирусының Кытайның Ухань шәһәрендәге лабораториядән килеп чыгу ихтималы зур”, – диелгән докладта.
Документ авторлары фикеренчә, моны алар берничә дәлил белән раслый ала. Иң элек авыруны китереп чыгарган инфекциянең табигатьтә моңарчы “күзгә-башка” күренмәгән булуы шуңа ишарәли.

Моннан тыш Уханьда типик булмаган пневмония (SARS) китереп чыгаручы вирусларны өйрәнә торган зур тикшеренү лабораториясе урнашкан. Конгрессменнар мәгълүматларына караганда, бу оешма, биологик иминлеккә зур игътибар бирмичә, тикшеренүләр белән шөгыльләнгән.

Шул ук вакытта Ухань шәһәренең вирусология институты галимнәре инде 2019 елның көзендә үк – SARS-CoV-2 кыргый хайваннарда табылганчы, Covidка охшаш вирустан чирләгән. “Фән закончалыклары буенча фикер йөртсәк, вирусның табигый чыгышына дәлилләр булса, алар табылган булыр иде инде”, – дип йомгак ясаган документ авторлары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре