Коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булуын әйткән табиб-инфекционист Евгений Тимаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт – август, ә грипптан – сентябрь–октябрь», – дигән белгеч.
Табиб сүзләренчә, ОРВИ сезоны башланганчы прививка ясарга кирәк. Шулай ук ул эсседә вакцина ясау киңәш ителмәвен дә әйткән.
"Прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә", – дигән Тимаков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез