Корт чакмыйча бал булмый

Гыйнвар аена аяк баскач, умартачыларның яңа сезонга әзерлек эшләре башлана. «ВТ» хәбәрчесе тәҗрибәле умартачылардан бал кортларын кышлату серләрен белеште.

Киров өлкәсенең Яңа Малиновка авылыннан Рәсим Садретдиновның җитмешкә якын умарта оясы бар. Кортларны кышка әзерләгәндә, ул чирләргә каршы берничә мөһим чара куллана.

Бакфаст, карника токымлы бал кортларын тотам. Алар тынычлык сөюче бөҗәкләр рәтенә керә. Бал кортларын кышлатуның берничә нечкәлеге бар. Товар балын җитештергәннән соң, җәй ахырында аларны авырулардан дәваларга кирәк. Иң төп дошман – варроа талпаны. Аннан тулысынча котылып булмый. Саннарын контрольдә тотып, вакыт-вакыт бал кортларын алардан эшкәртеп торабыз. Кортларны ашату мәсьәләсенә килгәндә, кышкы чорга балны җитәрлек салабыз. Ул аз булса, шикәр сиробы бирәбез. Азык бетсә, кортлар чарасызлыктан «бал икмәге»н (перга) ашарга тотына. Аларның организмына моны эшкәртү авыр. Бал кортлары суыклардан курыкмый, ләкин ояда вентиляция булуны кайгыртырга кирәк. Умартада рамнарны күп калдырсаң, кырый рамнары кыш эчендә күгәрергә мөмкин. Шуңа күрә рамнарны аз санда калдырырга киңәш итәм. Һәр рамда 2–3 килограмм бал булырга тиеш. Омшаникта, ягъни умарта өендә кышлау өчен иң әйбәт температура – 2 дән 10 градуска кадәр. Әлбәттә, кортларны урамда да калдырып була. Әмма температура үзгәрү аркасында кыш чыгу дымлырак булырга мөмкин. Ә зәгыйфьрәк кортлар моны күтәрә алмый. Кышлау ахырындарак бал кортлары нозематоз белән авырый. Аңа каршы әремле шикәр сиробын кулланабыз, дип сөйләде умартачы.

Актаныш районының Яңа Кормаш авылыннан Фәрит Закирҗанов умартачылык серләрен 10 яшеннән үк өйрәнә башлаган. Бүген аңа балны алтмыштан артык умарта оясы бирә.

– Гомерем буе хезмәт укытучысы булып эшләдем. Кызганыч, өч баламның икесендә – бал кортларына аллергия. Ярдәмчем – уртанчы улым белән әтидән калган умарталарны ишәйтеп, санын 92 гә җиткердек. Умарта өендә 60 тан артык ояга гына урын җитәрлек, шуңа күрә зәгыйфьрәк кортларны бетердем. Урта рус умарта кортларын тотам. Халык аны усал токым дип атый, әмма дөрес итеп тәрбияләсәң, бернинди проблема да килеп чыкмый. Кышын умартачының эше гөрли. Кортларны кышлатуның җиңел вариантына күчә башладым әле. Умарта ояларын фанердан, эченә пеноплекс куеп ясыйм. Кортларны омшаникта тотам. Урамда кышлату – элек мөмкинлек булмаганлыктан чыккан ысул ул. Моны дөрес дип санамыйм. Әлбәттә, кар белән күмеп, урман эчләрендә кышлатырга мөмкин. Хәзер кыш яз кебек, бик җылытып җибәрсә, умарта өенең ишекләрен ачып куям. Былтыр күп кешенең кортлары чирләрдән кырылды. Талпаннар артык күп булса, кортлар кышын үлеп бетә яисә язга зәгыйфьләнгән була. Мин үзем берничә төрле махсус дару сатып алып сиптерәм. Узган елны Татарстанда күп умарталарга аю һөҗүм иткән. Күрше авылда да очраган, диләр. Шуңа күрә электр көтүче алып куймый булмас дип уйлыйм. Хәзерге умартачыларга бик җиңел. Барысына интернет аша өйрәнергә була. Һәрбер эштә белем кирәк булган кебек, кортларны да белемле кеше тәрбияләргә тиеш, – диде Фәрит абый.

Башкортстанның Кушнаренко районыннан Альбина һәм Флурис Галиевлар бал сату белән берничә дистә ел шөгыльләнә. Ирле-хатынлы умартачылар 200 дән артык күч умарта тотулары белән гаҗәпләндерде.

– Икебез дә умартачылар гаиләсеннән без. Иптәшемә бик күп еллар умарта карашырга, бал аертырга ярдәм итәм. Аның “ассистенты” дип атыйм үземне, бал кортларын караудан тәм табам. Умарталарыбыз Уфадан ерак булмаган авылларда урнашкан. Төрле бал кортлары токымнарын үрчетеп карадык. Нәтиҗәдә карника кортларына күчеп барабыз. Кышын аларны зур җир асты омшанигында тотабыз. Күселәр, тычканнар кебек кимерүчеләр кергәне юк. Әмма соңгы елларда бал кортлары еш чирли. Табигыйрак препаратлар кулланырга тырышабыз, тик кайвакыт чирләр аларга бирешми. Быел кыш бик җылы булырга охшаган. Хәзерге һава торышы белән умарталарны тышта да калдырырга мөмкин иде, әмма тәвәккәлләмәдек. Кышын мәшәкате аз булсын дисәгез, көздән үк бал кортларын дөрес итеп тикшереп, барлык кирәкле чараларны үтәп куярга киңәш итәбез, – дип сөйләде умартачы ханым.

Бу кызык!

–  Бер бал корты көненә 7 мең чәчәккә кунып чыга ала.

–  Ана корт көненә 2000 йомырка салырга мөмкин.

–  Нектар тутырган бал корты кешене чага алмый.

–  Бер умарта гаиләсе көненә 10 килограммга кадәр бал җыярга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре