Соңгы биш елда Казанда яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метры 2,4 тапкыр кыйммәтләнгән. Татарстан башкаласы әлеге күрсәткеч буенча миллионлы шәһәрләр арасында ил күләмендә беренче бишлектә. Торак базарын ни көтә?
Белгечләр исәпләп чыгарган: соңгы биш елда илдә яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метры 2,3 тапкыр кыйммәтләнгән. «2020 елның июнендә беренчел торак базарында бер квадрат метр торак бәясе 68,6 мең сум булса, бүген ул – 154,6 мең сум, – дигән «Этажи» федераль компаниясе аналитигы Александр Иванов. – Ил күләмендә үсеш – 125,5 процент. Доллар курсы белән чагыштырсак, шушы ук вакыт аралыгында ул нибары 10,9 процентка арткан».
Торакка бәяләрнең «котырып» үсүен соңгы елларда күчемсез милеккә карата кызыксыну бик зур булуы белән бәйләп аңлатканнар. Бигрәк тә, 2020–2022 елларда ипотека кредитлары буенча ставкалар түбән булган чорда сатып алынган милек киләчәккә инвестиция булып торды, дигән белгечләр. Ул елларда «түбә» сатып алучылар откан, кыскасы.
Илдә халкы миллионнан артып киткән кайсы шәһәрләрдә торакның күбрәк кыйммәтләнүе дә билгеле. Беренче урында – Омск. Биредә соңгы биш елда яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метры 3,4 тапкыр кыйммәтләнеп, 152,1 мең сумга җиткән. Икенче урында – Түбән Новгород (3 тапкыр кыйммәтләнеп, 206,1 мең сум). Краснодар – өченче (2,8 тапкыр кыйммәтләнеп, 162,7 мең сум). Ә дүртенче урынны берьюлы дүрт шәһәр бүлешкән. Пермь, Чиләбе, Самара һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә торакның бер квадрат метры 2,6 тапкыр арткан. Беренче бишлектә Казан да бар. Татарстан башкаласында бәяләр 2,4 тапкыр арткан, дип белдергән белгечләр. Күпмегә кадәр икәнен генә әйтмәгәннәр.
Без башкалардан белештек. «НДВ Супермаркет недвижимости» мәгълүматларына караганда, бу елның беренче дүрт аенда Казанда яңа төзелгән йортларда торакның бер квадрат метры 258,3 мең сумга җиткән.
– 2020–2024 елларда торак базары бик зур тизлек белән үсте. Моңа ташламалы ипотека программалары этәргеч бирде, әлбәттә. Аларны туктатуны да базарны «тынычландыру» белән аңлаттылар, – ди милек агентлыгы җитәкчесе Лилия Хәйретдинова. – Әмма моңа карап кына бәяләр төшмәде. Киресенчә, алар үсүен дәвам иттерә. Дөрес, элеккегечә тизлек белән түгел, әмма үсәләр. Мондый шартларда ипотека шактый кыйммәткә төшә. Шуңа күрә кредитка фатир сатып алырга теләүчеләр бу адымны мөмкин кадәр кичектерергә тырыша. Алга таба, дәүләт өстәмә ярдәм чаралары кабул итмәсә, төзелеш оешмалары кыен хәлдә калырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, узган атнада Ил Хөкүмәте гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләргә җәелдерү турындагы карарны вакытлыча кичектерде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте. «Хәзер, процент ставкалары бик югары булганда, ипотека буенча һәр яңа карар – бюджет өчен зур чыгым. Әлегә Финанс министрлыгы бу мәсьәләдә безне хупламый. Һәм аларның моны хупламавы нигезле: чөнки бүгенге бюджет инде кабул ителгән, ул киеренке. Яңа карар зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә без аны вакытлыча кичектереп торырга булдык – бәлки процент ставкалары төшәр, һәм без бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырбыз». – диде ул.
Билгеле булганча, бу елның язында гаилә ипотекасы программасының шартларын үзгәртеп, аны 14 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләргә җәелдерү тәкъдимен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Май аенда узган киңәшмәләрнең берсендә Президент Владимир Путин аны хуплады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Торак” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез