Көтелмәгән бүләк: Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бара

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бара. Быел республикада 37 мең баланы укырга әзерләргә булышачаклар. Шуларның 7 меңнән артыгы – 1 нче сыйныф укучылары. Бары бер теләк: сабыйлар мәктәпкә сөенеп барсын. Әлеге ярдәм әти-әниләрнең хәлен ни дәрәҗәдә җиңеләйтә?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белдергәнчә, әлеге акция аз керемле, күпбалалы, авыру балалар тәрбияләнгән, әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша торган гаиләләргә булышуны күздә тота. Ул Татарстан Рәисе тәкъдиме белән 2007 елдан бирле уздырыла. Хәйрия чарасына кем ничек булдыра, шулай өлеш кертә. Кемдер бер көнлек хезмәт хакын күчерә, кемдер хәйрия марафоннары уздыра, мәктәп ярминкәләрендә махсус әрҗә куючылар да бар. Мәктәп кирәк-яракларын тапшыру чаралары мәгариф оешмалары, мәдәният йортлары, социаль яклау учреждениеләрендә үтә. Аларда җитәкчеләр, депутатлар, иганәчеләр, оешма җитәкчеләре катнаша. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Югары Ослан районында узган хәйрия акциясендә катнашып, балаларны сөендереп кайтты. Татарстан Донбасстагы сабыйларны онытмый. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән Лисичанск һәм Рубежное калаларында яшәүче балаларга мәктәп кирәк-ярагы юлладылар.

Быел Биектау районындагы Дөбъяз мәктәбендә 1 нче сыйныфка 20 сабый укырга керә, шуларның алтысына бушлай портфель өләшкәннәр. Әлеге бәхетле гаиләләр арасында Абдулиннар да бар.

– Быел улыбыз Тимерхан 1 нче сыйныфка укырга бара. Бушлай портфель бирәләр дигәч, сөендек инде. Бер дә көтмәгән идек. Ул сумканы көч-хәл белән күтәреп кайттык. Эчендә ниләр генә юк! Улыбыз аны әллә ничә мәртәбә ачып, ябып карады. Тизрәк укырга барасы килә. 5 яшьлек кызыбыз Мәрьямнең дә күңеле кытыкланды. «1 нче сыйныфка барганда, миңа да булырмы икән?» – дип сорый. Гаиләбез өчен зур ярдәм булды, – ди өч бала анасы Фаягөл Абдуллина. – Улыма костюм, мәктәп кирәк-яракларын сатып алмадык. Туганнар биргәне дә ярады. Бары жилетка гына акча китте. “Беренче мәртәбә мәктәпкә баручы балаңа яңа кием алмыйсыңмыни?” – дип аптыраучылар да булды. Кеше сүзенә карамыйм. Нигә әле ялт иткән киемне исраф итәргә? Кайчак балаларыбызны үзебез узындырып бетерәбез кебек.  Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгәч, әйбер кадерен яхшы беләм.

Чирмешән районында яшәүче аз керемле, мохтаҗ гаиләнең дә хәлен белештек.

– Дүрт бала үстерәбез. Өчесе – мәктәп яшендә. Олы улыбыз – авыру. Аңа 12 яшь. Башка балаларга пособие алмыйбыз. Мин эшләмим, ирем башка эш эзли әле. Хәлләребез шулайрак. Әле берсен дә мәктәпкә әзерләмәдек. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә өметләнеп торабыз. Портфельләр бирәбез дигәннәр иде. Көтәбез, – ди Виктория.

СВО димәктән, быел Балтач районында әлеге акция әтиләре махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота. Шулай итеп, барлыгы 150 ләп укучыны сөендермәкчеләр. Мамадыш районында исә ярдәмгә мохтаҗ һәр гаиләгә бүләк тиячәк. Районның мәгариф бүлеге методисты Миңнурый Вәгыйзова белдергәнчә, 1 нче сыйныфка 350 дән артык бала бара. Шуларның 122 сенә портфельләр бирелә. 2–11 сыйныф укучыларының да 496 сына ярдәм каралган. Болар – әтиләре СВОда булганнар, аз керемле, авыру балалар. Аларга уку кирәк-яраклары бирелә.

– Акция бик кирәкле. Төрле гаиләләр бар бит. Бәяләр дә бер урында гына тормый. Ә бу чара балаларны укырга хәстәрләргә булыша. Депутатлар, төрле оешмалар белән бергә эшлибез, – диде Миңнурый Вәгыйзова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре