Бүген иртән-иртүк Казанда коткаручылар Ямашев проспектындагы йортка юл тоткан. Биредә беренче катның балконы рәшәткәсенә 37 яшьлек ир-атның башы кысылып калган. Ул, рәшәткәгә эленгән хәлдә, башын чыгара алмыйча азапланган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручылар махсус җайланма ярдәмендә рәшәткә тимерләрен саклык белән генә як-якка аерып, ир-атны бәладән йолып калган.
 Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
 Причины случившегося сейчас выясняют полицейские.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез