Коткарырга өлгермәгәннәр – Яшь ана өч нәни баласы белән янып үлгән

Күпфатирлы йортның өченче катында янгын чыккан.

Магаданда коточкыч фаҗига булган. Күпфатирлы йортның өченче катындагы фатирга ут капкан. Коткаручылар янгын эченнән 2,3 һәм 6 яшьлек өч баланы һәм хатын-кызны алып чыккан. Алар шундук медиклар карамагына тапшырылган. Кызганычка, табиблар бәхетсезлеккә юлыгучыларга, үлүләрен раслаудан гайре, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмаган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре