Газетага язылу

Коточкыч янгында дүрт кешенең гомере өзелгән: икесе – балалар

Петропавловск-Камчаткада янгын чыгып дүрт кешенең, шул исәптән ике баланың гомерен өзелгән. Бу хакта ТАСС төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Янгын Горький урамындагы күпфатирлы йортта чыккан. Фаҗига урынына кичекмәстән дүрт ашыгыч медицина ярдәме бригадасы барган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Камчатка крае буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын беренче катта чыккан. Янгын сүндерүчеләр ун квадрат метр чамасы мәйданда янгынны сүндергән.

Төбәк прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар арасында дүрт һәм биш яшьлек балалар бар. Күзәтчелек ведомствосы вәзгыятьне аерым контрольгә алган. Янгын чыгуның барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү оештырылган. Ведомство янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә бәя бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре