Бүген иртәнге 02.10 сәгать тирәсендә “Мәскәү-Тамбов-Волгоград-Әстерхан” Р-22 федераль автомобиль юлының 1211нче чакрымында Юстинск районында коточкыч юл фаҗигасе булган. Бу хакта “KazanFirst” Калмыкия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Volkswagen микроавтобусы (рулендә Волгоград өлкәсеннән 40 яшьлек ир-ат булган) FAW йөк машинасы (Тула өлкәсеннән 51 яшьлек ир-ат) белән бәрелешкән. Авариядә җиде кешенең гомере өзелгән. Тагын 11 кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
 Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез