Бүген Татарстанда иртәнге сәгать 06:30лар тирәсендә Алексеевск – Биләр автомобиль юлының 14 чакрымында «Лада» автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, юл читенщ очкан.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 29 яшьлек машина йөртүче һәм 24 яшьлек пассажир кыз һәлакәт урынында һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы. Автомобильдәге тагын ике өлкән һәм ике балигъ булмаган бала медицина учреждениесенә госпитализацияләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез