Коточкыч юл һәлакәтендә 6 кешенең гомере өзелгән

Белгород өлкәсендә булган коточкыч юл һәлакәтендә алты кешенең гомере өзелгән.

Авария автобус һәм микроавтобус катнашында килеп чыккан. ТАСС хәбәр иткәнчә, Mercedes Sprinter микроавтобусының алты пассажиры һәлак булган, тагын дүртесе хастаханәгә озатылган.

Белгород өлкәсе прокуратурасы пассажирлар ташуны оештырганда закон таләпләрен үтәүне тикшерә башлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре