Газетага язылу

Көттермәсәк иде...

Кем генә булсак та, нинди генә югары үрләргә ирешсәк тә, әниләр исән чакта, барыбыз да бала без. Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, гомер биргән, кеше иткән әниләребезгә гомер буе рәхмәтле булып калабыз.

Көттермәсәк иде...
Илдар Мөхәммәтҗанов, шәхси архивтан

Әниләр көне алдыннан исемнәре күпләребезгә билгеле булган шәхесләр әниләре турында сөйли.

Раил Габдрахманов, Россия Герое:

– Әнием турында сәгатьләр буе сөйли алам. Ул – тормыштагы иң кадерле кешем. Ул мине кечкенәдән бар нәрсәгә өйрәтеп үстерде. Абыем белән мине Коръән нигезендә тәрбияләде. Кешеләрне кимсетмә, рәнҗетмә, яхшылык эшлә, юмарт бул, дип үстерде. Кешене рәнҗетүдән куркып үстек. Әнинең сүзләре һәрчак дөрес булып чыга. Әле дә ул әйткәннәрне үтибез. Без кешегә «юк» дип әйтә белмибез – гаиләбездә кайчак бик яхшы да булмаган әнә шундый сыйфат бар. Кешеләргә ярдәм итү беренче урында тора. Әти-әни безне үз мисалында үстерде. Аларның эшләгәнен күреп, хезмәткә өйрәндек, аларның туганнар белән мөнәсәбәте безгә дә күчте. Безнең әни гел кешегә ярдәм итәргә генә тора. Туганнарга гына түгел, чит кешегә дә булыша. «Сине тәрбияләгән әти-әниеңә рәхмәт», –диләр. Бу – бит әнигә әйтеләсе сүзләр. Әни кебек берәү дә була алмый. Еллар узган саен моның шулай икәненә инанам. Аның киңәшләренә әле дә мохтаҗ мин. Исән-сау булып, миңа гел дөрес юнәлеш күрсәтеп, кирәк чакта өйрәтеп торсын. Татарстанда яшәүче һәр әнине бәйрәм белән котлыйм. Берегезгә дә балаларыгыз өчен борчылырга туры килмәсен!

Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы:

– Әнигә мин гомерем буе бурычлы. Без өч бала – ике малай, бер кыз үстек. Арада иң шугы мин булдым. Кайчак шуның өчен эләгә дә иде. Әниебез бик таләпчән булды. Абый белән апа эшләгәнне дә кайчак миңа сылтыйлар иде. Әмма без әти белән әнигә авырлык китермәскә тырыштык. Кызганыч, әтием моннан 10 ел элек вафат булды. Әни ялгызы гына яши. Әмма җай чыккан саен аның янына кайтабыз. Миңа әнинең таләпчәнлеге күчкән дип уйлыйм. Ул – бик төгәл, пөхтә кеше. Безне эш белән тәрбияләде. Бер минут та тик тотмадылар. Эш бетте дигәндә, чүп үлән булса да йолкырга җибәрәләр иде. Үзе дә эшләде. Башта сарык фермасында эшләде, аннары колхоз ашханәсендә пешекче булды. Үҗәтлек, үз дигәненә ирешү, эш ярату кебек сыйфатлары миңа әнидән күчкән дип уйлыйм. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әнинең хәер-догасы саклап йөрткәнен дә беләм. Аңа исәнлек, озын гомер телим.

Вадим Захаров, Татарстанның халык артисты:

– Миңа әнинең юмарт, мәрхәмәтле кебек сыйфатлары, нечкә хисле күңеле күчкән. Малай кеше бит, тик тормаган вакытлар да булгандыр. Ачуланганы да булды. Әни суккан урын утта янмас, дип юата иде аннары. Кызганыч, бүген мин әниемне сагынып кына сөйли алам. Арабыздан китүен бик авыр кабул иттем. Чир каян гына килеп чыкты да ник минем әнине алып китте икән, дим. Әмма үзе булмаса да, мин әле дә аны янымда сыман тоям, әни җылысы гомер буе озатып барыр кебек. Күкләрдә булса да, мин һәр концертым алдыннан әни белән сөйләшәм, аны тоям. Шөкер, ул минем атказанган дигән исем алуымны күрергә өлгерде. Миннән артык сөенгән кеше дә ул иде. Әни киткәч, «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» дигән җырымны башкару бик авыр. Үзем исән чакта әнием йөрәгемдә яшәр. Концертларыма тамашачыларның зал тутырып килүе – әниемнең рәхмәтедер, дим. Ул бакыйлыкка күчсә дә, мине ташламый.

Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты:

– Мин әле дә бала булуым белән бәхетле. Әниемнән күңел нечкәлеге күчкән миңа. Бу сыйфат театрда рольләр уйнаганда бик ярдәм итә. Безнең әни – 8 кыз туганның бишенчесе. Бик тыйнак, җырлап, чигеп утырырга ярата. Әниемнең күңеле бик матур. Үзең әни булгач кына аны аңлыйсың икән. Әниләрнең ачуланып әйткән сүзе дә дөрес булган диясең. Элек урамда уйнаганда, әни мине гел орыша иде. Үзем дә инде зур гәүдәм белән кечкенәләр белән уйнаганмын. Бот буе балалар белән йөрисең дигән сүзе күңелемә кереп калды. Аннары мин өйдә гел опера җырчысы кебек нечкә тавыш белән җырлый идем. Әни нидер сораса да, аңа каршы җырлап әйтәм. Берәү булса, очыртып җибәрер иде. Әмма минем әнием: «Кит инде, кыланчык», – дип яратып эндәшә иде. Без үскәндә әнидән мактау сүзләре ишетмәдек. Алай тиеш тә түгел иде сыман. Ә менә хәзер уйлыйсың да, безнең әниләрдән дә яхшырак тәрбия бирүче кеше булмаган икән, дисең. Әниемә озын гомер телим.

Рафис Борһанов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры:

– Әнием Асия Җәмил кызы – тыл ветераны. Хәзерге көндә, шөкер, кадерле әниебез 98 нче яше белән бара! Әнием турында мин бик озак сөйли алыр идем. Тормышымдагы иң зирәк һәм иң таләпчән укытучы ул булды. Аның турында китап язарга була. Әни беркайчан да зарлану сүзен белмәс, нык кешенең нинди булырга тиешлегенең өлгесе ул. Бүген мин әниле булуым белән бәхетле! Бу – чыннан да, олы бәхет. Әниемнең исеме җисеменә туры килә – «Асия» гарәп телендә «дәвалаучы», «шифа бирүче» дигәнне аңлата. Ул бар гомерен кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлады – гомуми стажы 50 ел. Күп еллар Республика клиник онкология диспансерында хезмәт итте. Ул кеше һәм кеше күңелен дәвалауның ни икәнен яхшы белә. Хезмәт һәм җыр сөючән ул безнең. Әткәй белән барлык авырлыкларны елап түгел, җырлап җиңделәр. Әниләр кадерен бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да белеп, аңлап яшәсәк иде. Алар әйткән һәрбер сүзне хәтер дәфтәренә язып, тормышта куллана белсәк иде. Чөнки «әни» сүзеннән дә ихлас сүз, әни үгет-нәсыйхәтеннән дә кадерле киңәш була алмый.

Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Без әниле чакта моның нинди зур бәхет икәнен аңлап бетермибез. Ә менә яраткан кешеңне югалткач, бөтенләй башкача уйлыйсың. Күңелдәге бушлык әйтеп бетергесез. Әнием арабызда булмаса да, ул күңелебездә исән, һаман яши кебек. Әнием Роза Таһир кызы 45 ел гомерен кешеләр дәвалауга багышлады. Югары категорияле табиб, «Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы» иде. Әгерҗе районының Кызыл Бор мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесына укырга керә ул. Аннары Казан медицина институтында белем ала. Укуын тәмамлагач, юллама белән Башкортстанга җибәрәләр. 1 ел эшләгәннән соң кияүгә чыгып, туган ягы Әгерҗегә кайтып урнаша. Әнинең мине үзе белән эшкә ияртеп йөргән чакларын яхшы хәтерлим. Әнием бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышты. Хәтта безнең өйгә авыру балаларын күрсәтергә дә киләләр иде. Зур йөрәкле кеше диләр иде аны. Чынлап та шулай, әниебез кешеләрне күңеле һәм йөрәге белән дә дәвалады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре