Акча янчыкларын әзерләгез: көзгә таба кайбер товарларга бәя артачак! Аерым алганда бу – ит һәм балык ризыклары, кышкы товарлар, торак. Һәрхәлдә, финанс белгечләре халыкны шулай дип кисәтә. Нәрсәгә һәм күпмегә бәя артачак, моның сәбәпләре нидә?
Дәүләт идарә университетының Икътисад һәм финанс институты директоры Галина Сорокина фаразлавы буенча, август аенда азык-төлеккә, авиабилетларга һәм ягулыкка бәя арту ихтималы зур. Бу хакта ул «Банкирос» проекты белгечләренә сөйләгән. Моның сәбәпләрен менә ничек аңлатып була.
Шикәргә бәя арту. Августта бу – гадәти күренеш. Әмма бәя арту инфляция үсешеннән артмый.
Җиләк-җимешкә бәя арту. Монысы һава торышының көйсезлекләренә бәйле. Быел кырау сугулар да, эссе көннәр дә мулдан булды.
Ит бәясе. Җәй әле төгәлләнмәгән. Димәк, шашлык пешерүчеләр, табигать кочагында ял итеп туймаучылар да бар әле. Җәен сезонлы товарларга бәя арту табигый, шул исәптән иткә дә.
Ягулык бәясе. Автомобильдә сәяхәт итү, өлгергән уңышны җыю сезоны – болар барысы да ягулык бәясенә тәэсир итә. Шулай ук аэронавигация чыгымнарын арттыру авиабилетлар бәясенә тәэсир итәчәк. Әлбәттә, 50–100 процентка бәя күтәрелү турында сүз бармый. Арту көтелгәннән дә азрак булачак.
Моңа өстәп, инфляция үзгәрешен өмет итү һәм мәгълүмати шау-шу да азык-төлек бәяләре уйнавында үз эзен калдыра.
Булганны тота бел
Бәянең артмый торганы да юк аның. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча эксперты Фәнис Хөсәенов сүзләренчә, бөтен бәла дә – акчаны тота белмәүдә. «Хәзерге көндә халыкның күпчелегендә финанс белеме юк. Соңгы утыз елда без базар икътисады шартларында яшибез. Аңа кадәр илдә бөтенләй башка система иде. Безнең әти-әниләр буыны планлы икътисад шартларында көн күргән. Шуңа да алар үзгәрешләргә әллә ни әзер булмады. Аларга финанс ягыннан белем бирмәгәннәр. Алар белмәгәч, безне дә өйрәтмәделәр, – ди ул. – Хәзерге көндә «акча җитми миңа» дип уйлыйсыз икән, иң элек сезгә керем-чыгымнарыгызны исәпләргә өйрәнергә кирәк. Күпләр моны бик авыр дип уйлый. Кайберәүләр үзе эшләп тапкан акчаның бәясен белми. Бу бәяне белү өчен, кеше иң элек көндәлек чыгымнарын барларга тиеш. Әйтик, ипине 50 сумга да, 200 сумга да алырга була. Чагыштырырга кирәк. Күпләр кибеткә ипи белән сөткә дип керә дә бер кәрзин товар җыеп чыгып китә. Нәрсә алганын аңламый да кала”.
Белеп тор!
Товарларны алдан сатып алу. Искәртеп үтик: кибеттә ыгы-зыгы тудырып, теләсә нәрсәне күпләп алу турында бармый сүз! Бары тик бозылмый торган, бик кирәкле саналган товарларны алдан сатып алу мөмкинлеген карарга кирәк.
Аналоглар эзләү. Дустанә булмаган илләрдән кайтарыла торган продукциягә алмаш табарга өйрәнегез. Әйтик, Төркиядән кергән товарлар отышлырак булырга мөмкин.
Бюджетны планлаштыру. Үз бюджетыгызны яңадан карап, беренче чиратта кирәкле товарларга өстәмә чыгымнарны планлаштырыгыз.
Үзебезнекен сайлау. Илдә җитештерелә торган продукциягә күчү мөмкинлеген карагыз. Кайбер товарлар арзанрак бәядән һәм сыйфатлырак та булырга мөмкин әле.
Россия буенча аерым товарларга атналык уртача куллану бәяләре (сумнарда)
| Товар | 29 гыйнвар | 27 май | 29 июль | 
| Үгез ите (кг) | 520,76 | 556,39 |   564,19  |  
| Бәрән ите (кг) | 640,60 | 767.65 | 783,77 | 
| Туңдырылган һәм тавык ите (кг) | 226,13 | 220,48 | 220,53 | 
| Үсемлек мае (л) | 129,54 | 128,41 | 131,15 | 
| Маргарин (кг) | 235,78 | 243.33 | 242,81 | 
| Каймак (кг) | 283,69 | 293.59 | 295,78 | 
| Тавык йомыркасы (10 данә) | 133,96 | 117,72 | 106,92 | 
| Карабодай ярмасы (кг) | 87,74 | 83,26 | 82,18 | 
| Вермишель (кг) | 104,87 | 107,00 | 108,25 | 
| Бәрәңге (кг) | 29,37 | 39,97 | 57,51 | 
| Суган (кг) | 35,64 | 45,05 | 45,30 | 
| Кишер (кг) | 43,79 | 65,83 | 62,25 | 
| Тоз (кг) | 18,89 | 19,52 | 19,77 | 
| Кара чәй (кг) | 1227,80 | 1260.32 
  |  1254,44 | 
| Шикәр (кг) | 70,55 | 74,02 | 76,31 | 
* Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына таянып
Чулпан Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез