Көзнең дә яме булсын: күңел төшенкелегеннән ничек сакланырга?

Россиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (49 процент) көзге депрессиягә бирешә. Халык арасында уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Аның барышында респондентларның нибары 12 проценты гына көзне күтәренке кәеф белән каршы алуын әйткән. Көзге күңел төшенкелегеннән ничек сакланырга?

Психолог Люция Харрасова шул уңайдан киңәшләрен бирде.

Ни өчен пәйда була? Көзге депрессия башлануга еш кына магнит давыллары сәбәпче була. Әлеге ел фасылында алар аеруча еш күзәтелә. Бу аңлашыла да. Көзен иртәнге һәм кичке һава температурасы шактый аерыла. Атмосфера басымы да кискен үзгәреп тора. Көннәр кыскаргач, шатлык гормоны (серотонин) да күпкә азрак бүленеп чыга башлый. Аны йокы гормоны (мелатонин) алмаштыра. Нәтиҗәдә көне буе йокы килә, тирә-якка битарафлык арта. Депрессия нәселдән дә күчәргә мөмкин.

Билгеләре нинди? Көзге күңел төшенкелеге, гадәттә, хәлсезлектән башлана. Кеше үзенең сүлпәнләнүен сизә, еш күңелсезләнә, тиз кызып китә, күпме генә йокласа да, арыганлык бетми тилмертә. Моннан тыш көзге депрессиягә бирешә башлаган кешедә аппетит югалу, йокысызлык, тиз үпкәләү, ялгызлыкка омтылу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Аннан ничек котылырга?

  • Депрессия организмга яктылык җитмәү аркасында да пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Караңгы, яктылык начар булган бүлмәләрдән качыгыз. Депрессиягә бирелгән кеше үзен яхшы хис итсен өчен 18 квадрат метрлы бүлмәдә яктылык 250 Ваттан да ким булмаска тиеш.
  • Көзге чорда йокы режимын көйләүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Салкыннар башлануга организмга күбрәк ял таләп ителә башлый. Шуңа күрә йокы сәгатен арттырырга кирәк. Җәй көне 6 сәгатьтән дә йокы туйса, көз көне 8 сәгатьтән дә ким йокларга ярамый.
  • Һәр иртәне, бүлмә җилләтеп, физкультура ясаудан башлагыз.
  • Күптән күрешмәгән якын кешеләрегез белән аралашу, концерт-театрларга баруның да файдасы тими калмас. Бассейнга йөреп алсагыз, мунча керсәгез дә, җиңеллек сизәрсез.
  • Көзге чорда составында минераллар булган витаминнар эчү дә файдалы. Пробиотиклар белән дә «дуслашыгыз». Алар йогурт, кефир кебек әчегән сөт ризыкларында була. Пробиотиклар ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшыртып кына калмыйча, кәефне дә күтәрә. Омега-3 май кислоталары да депрессия билгеләрен киметә. Ул балык, чикләвек, үсемлек маенда бар.
  • Игътибар иткәнегез бардыр: борчулы, куркыныч вакытларда тирән итеп сулыш алырга киңәш итәләр. Тигез һәм тирән итеп сулыш алу теләсә нинди стресска каршы көрәшергә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул күңел халәтен дә гармониягә сала.
  • Көзге, моңсу көннәргә ямь өстәүнең тагын бер яхшы ысулы бар. Ул да булса – фотосессия оештыру. Кием, образ сайлау, фотограф табу кебек мәшәкатьләр онытылырга ярдәм итәр. Табигатьтә ясалган матур фотосурәтләр исә ел дәвамында сөендереп торыр.
  • Кибетләрдә йөрү дә күңел төшенкелегеннән коткара. Яңа кием, яңа төсләр көз җитте дип моңсуланып утырырга ирек бирмәс!

Депрессиядән котылу өчен 4 рецепт

– Депрессиядән коткара торган төнәтмә өчен 500 грамм сельдерей тамыры, 50 грамм керән тамыры, 1 лимон, 50 грамм сарымсак белән 50 грамм бал кирәк булачак. Сельдерей, керән, сарымсак һәм лимонны иттарткыч аша чыгарып, шушы катнашмага бал өстәгез. Алга таба аны банкаларга тутырып, бер атна төнәтегез. Аны  көнгә бер чәй кашыгы күләмендә ач карынга эчәргә кирәк. Төнәтмәне суыткычта саклыйсы.

– Күңел төшенкелеге белән йокысызлыктан интегүчеләргә түбәндәге ысулның да ярдәме тими калмас. Бер стакан кайнап торган суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, ун минут кайнатырга кирәк. Аны көн саен иртә-кич ярты стакан күләмендә эчсәгез, хәлегезнең яхшырганын сизәрсез.

– Көзге күңел төшенкелегеннән үлән чәйләре дә коткара. Сары мәтрүшкә, песи үләне тамыры, пустырник һәм мелисса салып кайнатылган чәй тынычланырга, йокыны җайга салырга ярдәм итә.

– Эфир майларының хуш исе дә кәефне күтәрергә сәләтле. Шуңа күрә көз көне йортыгызда бөтнек, грейпфрут, розмарин исе аңкып торса, күңел төшенкелегенә бирешмәссез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре