КПРФ фракциясе 2026 елның бюджет проектына йөздән артык тәкъдим әзерләгән

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Дәүләт Советы һәм муниципаль берәмлекләрнең коммунист депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, КПРФ партия активы вәкилләре «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Гомумән алганда, КПРФ фракциясе әгъзалары тарафыннан 2026 елның бюджет проектына 102 тәкъдим әзерләнгән, якын арада алар республика Рәисенә юлланачак.

«Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына керде, бүген аны парламентның профильле комитетларында карый башладылар, парламент тыңлаулары планлаштырылган, – дип искәртте КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафииз Миргалимов, утырышны ачып, – хәзерге вакытта депутатлар сценарий шартларын, керем һәм чыгым өлешләренең параметрларын өйрәнәләр. Без илнең күрше төбәкләренең төп финанс законнарын  анализладык, күп кенә параметрлар буенча (керем – чыгымнар) Татарстан алда бара».

Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, КПРФ фракциясе бюджет сәясәтен камилләштерү буенча конкрет адымнар тәкъдим итә. Мондый тәкъдимнәр арасында – социаль ташламаларны яңадан карау һәм республика халкын социаль тәэмин итүне 10% ка арттыру, коммуналь түләүләр һәм ТКХ тарифлары артуга бәйле рәвештә яшь гаиләләргә өстәмә компенсация кертү. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары бизнеска бирелә торган салым ташламаларының нәтиҗәлелегенә өч еллык бәя кертергә тәкъдим иттеләр. «Нәтиҗә булса ташламалар бирүне дәвам итәбез, нәтиҗә юк икән – ташламалар да юк», – дип белдерде Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясе позициясен.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2026 елга билгеләнгән бюджет проекты – оптималь, алдагы өч елда социаль йөкләмәләрне финанслау кимеми, салым ташламаларының гамәлдә булуы дәвам итәчәк, тулаем ил буенча бюджет сәясәтенең төп өстенлекләре буларак социаль мәсьәләләр, оборона куәте һәм технологияләр үсеше билгеләнгән.

Депутатларны фракциясе утырышында 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин таныштырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре