Моңа кадәр хәрби корреспондентлар Красноармейск тирәсендә Украина махсус операцияләр көчләре төркеменең вертолеттан төшерелүе турында видео бастырган. Кадрлардан күренгәнчә, бер төркем хәрбиләр вертолеттан йөгереп чыгып, кырга тарала. Шулай ук интернетта төркемне юкка чыгару турында кадрлар урнаштырылган. Алардан күренгәнчә, Россия кораллы көчләренең дроннар операторлары төркемнең бер өлешен шундук юк иткән.
Хәрби корреспондентлар фикеренчә, Украина кораллы көчләре Красноармейск шәһәрендә бик авыр хәлдә булган бер мәлдә, бу операция мәгълүмат кырында «мөгез чыгару» гына булып тора.
Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Украина хәрбиләре Красноармейск шәһәрендә камалышта. Бу атнада алар 23 тапкыр чолганыштан чыгу омтылышын ясаган. Дүрт тапкыр безнең хәрбиләргә һөҗүм итеп. аларны чолганыштан чыгармакчы булганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез