Краснодар краеның Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыккан, моның сәбәбе пилотсыз очу аппараты булырга мөмкин, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Северск районында урнашкан Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыкты. Якынча сәбәбе – пилотсыз очу аппараты һөҗүме. Зыян күрүчеләр юк», - диелә хәбәрдә.
Губернатор вазгыятьне шәхси контрольгә алуын билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта янгын тулысынча сүндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез