21 март көнне Себернең Михаил Годенко исемендәге Красноярск дәүләт академия бию ансамбле һәм Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбленең «Вместе мы – Россия» уртак концерты булачак.
Бу кичә халыклар, гореф-гадәтләр һәм сәнгатьләр бердәмлегенең чын бәйрәме булачак, ди белгечләр. Ике күренекле коллектив, илкүләм мәдәни горурлыгыбыз бер концертта чыгыш ясый. Сәхнә берьюлы Себер киңлекләре куәтен һәм татар күңеленең нечкә лирикасын берләштерәчәк.
Быел 65 еллык юбилеен билгеләп үтүче Красноярск бию ансамбле тамашачыларга «Минем Себер» программасын тәкъдим итәчәк. «Годенков стиленең» җанлы гәүдәләнеше булган программа тамашачыны битараф калдырмаячак, – ди ансамбль җитәкчеләре. – Чаткыланып торган тизлек, югары техникалы трюклар һәм әйлән-бәйлән лирикасы тамашачыны Себернең нәкъ йөрәгенә алып китәчәк».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез