• Фото: freepik.com

Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте гамәлгә керде. Мөмкинлектән ничек файдаланырга?

3 миллионга якын кеше! Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте 1 марттан гамәлгә керде генә әле, әнә шулкадәр кеше файдаланып та  өлгергән. Өч көн эчендә бу! Мәгълүм булганча, мондый чикне үзең файдаланган банкка гына түгел, башка банкларга, шул исәптән микрофинанс оешмаларга да куярга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең уртача яше 53. Төп максат халыкны кырыгалдарлардан саклау. Әлеге мөмкинлектән ничек файдаланырга? «ВТ» шуны аңлата.

Webbankir финанс платформасы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, россиялеләрнең 60 проценты бу яңа мөмкинлектән файдаланырга җыена. 10,5 проценты гына моңа каршы икән. Ризалык белдергәннәр исә бу хезмәт мошенниклардан сакланырга ярдәм итәр дип ышана (48,8%). Респондентларның 37,8 проценты исә бу гына мошенникларның зыянын әллә ни киметмәячәк дип саный. Сораштыруда катнашучыларның тагын 13,4 проценты «Алдаулар һәм алдакчылар тагын да артачак» дигән кискен фикер әйткән.

Ничек кенә булмасын, кырыгалдарлар, аеруча кибермошенниклар тозагына эләгүчеләр саны да, алар китергән матди зыян күләме дә бик зур. Россиянең эчке эшләр министры урынбасары Андрей Храпов белдергәнчә, дистанцион кырыгалдарлар 2023 елда 147 млрд сумлык матди зыян китергән булса, узган ел бу сан 200 млрд сумга җиткән. Былтыр барлыгы 486 мең киберҗинаять очрагы теркәлгән. Мошенниклардан 448,9 мең кеше зыян күргән.

Быелдан башлап һәр кеше кулланучы кредитлары, кредит карталарына, овердрафт ысулы белән (счетта акча булмаганда да түләүләр башкарыла) банк счеты ачуга чикләү куя ала. Чикне үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Онлайн гаризалардан тыш, банкка шәхсән барып язган килешүләрне дә чикләргә мөмкин. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркиләр. Көзгә исә мөмкинлек Күпфункцияле үзәкләрдә дә барлыкка киләчәк дип фаразлыйлар. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, ул кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк.

Ничек файдаланырга?

  1. Порталда «Установление запрета на получение кредита» дигән хезмәтне сайларга (аны «Штрафы Налоги» бүлегендә табып була).
  2. Электрон форманы тутырырга (шәхси мәгълүмат сорала).
  3. Чикләү шартларын сайларга (банк йә микрофинанс оешмасы; онлайн; онлайн һәм офиска мөрәҗәгать итү).
  4. Гаризага электрон имза куярга.
  5. Гаризаны тапшырырга. Аны ике көн эчендә караячаклар. Гаризаны рәсмиләштерүдән баш тарта алмыйлар. Кредит алуга тыю билгеләнгәнме-юкмы икәнен белү өчен, порталда махсус функция бар (аны хезмәтләр исемлегендә дә, робот Макс аша да табарга мөмкин).

Нәрсәгә кагылмый?

Чик кую мошенниклык гамәлләре ихтималы зур булган кредитларга кагыла. Чикләү түбәндәге очракларда куелмый:

1) ипотека;

2) автокредит;

3) уку өчен кредит.

Сан

Кредит рәсмиләштерүне тыюга гаризаларны иң күбе Мәскәүдә (351 мең гариза бирүче), Санкт-Петербургта (143,9 мең), Мәскәү өлкәсендә (112,3 мең), Краснодар краенда (69,3 мең), Свердловск өлкәсендә (50,5 мең), Ростов өлкәсендә (43,5 мең), Башкортстанда (42,7 мең), Новосибирск өлкәсендә (42,4 мең) һәм Татарстанда (41,8 мең) биргәннәр.

Чулпан Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре