Кредит алуга үзеңә-үзең тыю билгеләү мөмкинлеге ачыла

Россия Хөкүмәте илебездә яшәүчеләр өчен куллану кредиты алуга үзеңә-үзең тыю билгеләү мөмкинлеген раслаган. Моның асылы мошенникларга юлны ябу омтылышына барып тоташа. Закон киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый тыю билгеләү өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Купфункцияле үзәккә барып, тиешле гариза тапшырырга кирәк булачак. Тыюны да шул рәвешле алу мөмкинлеге карала.
Үзеңә-үзең тыю билгеләү турында барлык мәгълүматлар кешенең кредит тарихында чагылдырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре