Якшәмбе, 7 июльдә, Казан Кремль яр буенда "Зур гаилә яллары" кысасында Гаилә бәйрәме узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр иткән.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узачак бәйрәм иртәгә 16.00 сәгатьтә башланачак. "Ныклы гаилә - кешедәге иң мөһим нәрсә, шуңа күрә бәйрәм һәркемгә дә кагыла", - дигән оештыручылар.
17.30 сәгатьтә гаиләнең төп символы - ромашка ясау буенча мастер-класс узачак. Бәйрәм җыр-бию белән дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларын Гаилә көнен иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез