Кремль Владимир Путинның Дональд Трампны котлавы турындагы хәбәрне аңлаткан

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, Владимир Путинның Дональд Трампны танышлары аша рәсми булмаган төстә котлавы турындагы хәбәрләргә кагылып, дөреслеккә туры килми, дип белдергән. RTVI хәбәрчесенә ул шул хакта сөйләп үткән. Моңа кадәр Песков Президентның бу җәһәттән планнарын белмәвен, биредә безгә дустанә булмаган ил турында сүз баруын, шулай да Россиянең сөйләшүгә ачык булуын искәрткән. Янәсе, Путинның Америкада президент сайлавында җиңү яулаган Трампны котлавы турында “Верстка” (чит ил агентлары реестрына кертелгән) басмасы үз чыганакларына таянып хәбәр иткән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре