Җир кишәрлеге чикләре ЕГРНга кертелмәгән очракта, кишәрлекне яки бинаны теркәп булмый. Барлык категориядәге җирләргә дә кагыла бу. Әлеге яңалык 1 марттан гамәлдә булып килә.
Шулай ук теркәүне туктатып тору өчен яңа нигезләр арасында – җир кишәрлегенең чикләре турында ЕГРНда мәгълүматларның булмавы.
1 сентябрьдән ипотека өчен гаиләнең барлык әгъзаларының (элекке әгъзаларын да кертеп) нотариуста расланган ризалыгы таләп ителәчәк. Алар турында мәгълүматлар ЕГРНга кертеләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез