Куян куар чак түгел, яки азык-төлек бәяләре арту турындагы хәбәрләр хакмы?

Ипи-сөт бәясе арта! Ил халкын әнә шулай дип кисәткәннәр. Әйтүләренә караганда, кибет киштәсендәге кайбер төр азык-төлек бәяләре якын арада ук 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Моңа ышаныргамы? Бәяләр арту өчен җирлек бармы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

«Опоры России» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Каневский бу көннәрдә бик күпләрне пошаманга салды. Халыкның кесә ягы болай да чамалы. Мәскәүдәге бүлекнең Икътисад комитеты җитәкчесе исә, азык-төлек бәяләре якын арада ук 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин, дип белдерде. Алексей Каневский әйтүенчә, бигрәк тә ит, сөт, йомырка, шикәр комы, атланмай кебек көн дә табында торучы ризыкларның бәясе югары «сикерергә» мөмкин. Барлык азык-төлек тә берүк дәрәҗәдә артмаячак, дип тә тынычландырырга тырышканнар үзе. Аерым алганда, ипи бәясе 10 процентка артачак, дигәннәр. Сәбәпләре дә билгеле: сум төшү, инфляция кебек телдә бөтерелгән икътисадый күрсәткечләргә «ашлык килешүе» туктатылуны да өстәгәннәр. Дөрес, илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу уңайдан, икмәк бәясе артуга җирлек юк, дип белдерде. Тик утсыз төтен булмый, диләрме әле?

– Чимал бәясеннән чыгып караганда, якын арада бәяләр артырга тиеш түгел, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Шул ук ит, сөт җитештерүчеләрне алсак, аларның бәяләре артмады бит. Быел корылык булгач, уңыш кимрәк булыр да бөртеклеләргә бәяләр үсәр дип фаразлаган идек. Тик алай булып чыкмады. Бүген Татарстан буенча уртача уңдырышлылык гектарыннан 26 центнер тәшкил итә. Минем фаразлавымча, бөртеклеләрдән тулаем җыем 3,8–4 миллион тонна тирәсе булачак. Бу – республиканың үз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә җитә. Әле артып та калачак. Өстәвенә узган елгы запаслар да бар. Балтач районындагы бер хуҗалыктан алган мәгълүматларга караганда, бүген бодайның бер центнерын 850 сумга саталар. Димәк, чималга бәя үсмәгән. Киресенчә, алдагы еллар белән чагыштырганда, бөртеклеләрнең бәяләре 1,5 тапкыр кимеде. Сөт сату-алу мәсьәләсендә дә шул ук хәл: быел сөтнең бер литрын сатып алу бәясе узган ел белән чагыштырганда 14–15 сумга түбәнрәк. Мәсәлән, таныш эшкәртеп сатучы шәхси хуҗалыклардан сөтне 22 сумга җыя. Алдагы елларда әлеге күрсәткеч уртача 30–35 сум иде. Ит тә әллә ни сизелерлек кыйммәтләнде, дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә азык-төлек кыйммәтләнүгә объектив шартлар юк.

Азык-төлек кибетләрендәге вазгыятьне белергә теләп, якын-тирәдәге сату нокталарын «ВТ» хәбәрчесе дә йөреп кайтты. Сатучылар бәяләр кыйммәтләнү турында әлегә хәбәрдар түгел булып чыкты. Киштәләрдә дә «тынлык». Киресенчә, кайбер азык-төлеккә бәяләр төшкән кебек тә тоелды. Башкаладагы кибетләрнең берсендә акция белән ак ипине – 19, сыйфатлы көнбагыш маен – 90, кечкенә кап атланмайны 80 сумга сатып алырга мөмкин.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, бәяләр үсә башлау өчен кайчак әнә шундый имеш-мимеш тә җитә.

– Бүген доллар кыйммәтләнү, инфляция, девальвация турында ялкаулар гына сөйләшми. Эшнең нидә икәнен тәгаен аңларга тырышучы юк, ә менә ипи-сөт кыйммәтләнә икән дип, кибеттә чират хасил булырга бик мөмкин. Нишләтәсең, кирәкмәгәнгә капчыгы белән дөге, карабодай, токмач ише азык-төлек сатып алучылар элек тә булды, хәзер дә бар. Шул рәвешле үзебез үк бәяләрне «кыздырабыз». Болай эшләргә һич кенә дә ярамый. Хәзерге кебек базарда тотрыксызлык күзәтелгәндә, мөмкин кадәр сабыр итү хәерле, – ди белгеч.

Казан дәүләт аграр университеты доценты Илгизәр Гайнетдинов та, бәяләрне ясалма рәвештә арттырырга мөмкиннәр, дигән фикердә.

– Кайберәүләрнең табыш артыннан куарга тырышуы ахыр чиктә гади халык кесәсенә сугарга мөмкин, – ди ул. – Бу – күбрәк спекулятив фактор. Җитештерүчеләр чыгарган продукциянең бәясен беркем дә артык тикшерми. Нигезлеме алар куйган бәя, әллә юкмы? Менә шуны контрольдә тотарга кирәк. Гомумән алганда, бүгенге инфляция шартларында, ә ул еллык күрсәткечләр буенча 10 процент чамасы тәшкил итәр дип уйлыйм, җитештерүгә бәйле чыгымнар азмы-күпме артачак. Үзәк банк төп ставканы да 12,5 процентка кадәр күтәрде. Шул ук сатучы, эшкәртүче кредит хисабына яши икән, аңа хәзер бурычны 17–20 процент белән бирәчәкләр. Менә шушы очраклар гына бәяләрдә чагылырга мөмкин. Тик бу да шарт түгел. Сату өлкәсендә эшләүчеләрнең әйләнештә үз акчалары юк, алар баштанаяк кредит хисабына гына яшиләрдер дип уйламыйм.

Сан

Агымдагы елның икенче чирегендә Татарстанда минималь куллану кәрҗине 22 мең 22 сум тәшкил иткән. Ел башында исә әлеге сан, узган елның дүртенче чиреге белән чагыштырганда 663 сумга кыйммәтләнеп, 21 мең 805 сум булган.

Татарстанда азык-төлекнең уртача бәяләре

Исеме 2023 елның 16 августына (сумнарда) 2023 елның 18 гыйнварына (сумнарда) Арткан/кимегән
Сыер ите (кг) 496,13 491,85 -
Атланмай (кг) 667,69 674,72 +
Көнбагыш мае (л) 120,9 128,15 +
Сөт (л) 67,69 66,34 -
Йомырка (10 данә) 72,07 77,65 +
Шикәр комы (кг) 72,87 64,17 -
Он (кг) 44,51 45,55 +
Кара ипи (кг) 62,51 61,17 -
Бәрәңге (кг) 40,58 27,93 +
Суган (кг) 49,08 30,52 -

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән

Эльвира ВӘЛИЕВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Эльвира Вәлиева

Көн хәбәре