Редакция кызларына рәхмәт укып туймыйм. Инде менә ничә ел экологик чиста ризык ашаталар. Барысы да – авыл кызлары, ялга кайткан саен авыл сөте, каймак, катык, эремчек, күкәй алып киләләр.
Беркөнне «тиктормасым» Гөлгенә Шиһапова шалтыратты: «Риман абый, сиңа илле күкәй алып килдем, «охрана»да калдырам, шулардан алырсың», – диде. Бераз сырхауланып өйдә ятсам да, «күкәй» дигәч, тордым инде. Киенеп эшкә киттем. Сак хезмәтендәге хатыннар янына килдем дә: «Тәк... минем күкәй кайда икән?» – дидем. Ни әйтергә белми аптырап миңа карап торалар болар. «Миңа илле күкәй калдырырга тиешләр иде», – мәйтәм.
– Ә-ә без аларны бирдек бит инде.
– Кемгә?
– Исеме сәер генә, әллә Лимар, әллә Лиман инде шунда...
– Ләбиб Лерон түгелме? Озын буйлы, мыеклы егет.
– Точно шул.
Ләбибкә шалтыратам. Бәхеткә эштә утыра.
– Нихәл? Минем күкәйләр синдә икән бит.
– Синең күкәй ничек миндә була алсын ди?!
– Охранада утыручы хатын әйтте.
Ләбиб эче катып көлә. «Мин бит аны берәр таныш миңа калдыргандыр дип уйладым. Хатынга шалтыратып, аны да шатландырдым әле. Илле күкәйне нишләтергә икәнен дә тәгаенләп куйдык. Бер өлешен балаларга бирербез, ун күкәйне чи килеш үзем эчәрмен, тамакка файдасы бар, дидем... Ярый хәзер аска төшәм, көтеп тор. Күкәйләрне, ватылмасыннар дип, әйбәтләп төреп машинага куйган идем инде. Хәзер, алып бирермен».
Ләбиб алдында бераз уңайсыз булып китте, аны бөтенләй күкәйсез калдырам бит. Аның каравы өйдәгеләрне шатландырам, дип күңелне юатырга тырыштым.
Әмма күкәй тирәсендә булып алган хәлләрне сөйләгәч, хатыным да уңайсызланып куйды. «Ләбиб алдында оят, хет ун-унбишен аңа калдырасың калган», – диде.
«Ләбиб кеше күкәенә калмаган, күкәй өчен ара бозып йөри торган егет түгел ул», – дигән булдым үзе, әмма күңел барыбер тынычланып бетми. Икенче көнне эшкә килгәч күкәй хәлләрен кызларга да сөйләгән идем. Алар да уйга калды. Зөлфия Хәлиуллина: «Кызлар, Ләбиб әйбәт егет бит, әллә һәрберебез бишәр күкәйдән җыелышыйкмы? Без хәзер дүрт кыз калдык, бишәрдән санасаң егерме күкәй дигән сүз бит бу!» – диде. Әллә уйнап, әллә чынлап әйтте инде, тик күкәй турында бүтән сүз булмады. Ә менә Ләбиб белән сөйләшә-сөйләшә бер-беребезгә әллә нинди идеяләр әйтеп ыргыттык. Исемнәребез татар өчен чыннан да сәеррәк бит инде.
Ләбибнең чын исеме – Лемон. Туганда «Ленарис» булган бугай. Минеке шулай ук татар өчен ятрак. Әти аны Германия коммунистлар партиясенең беренче секретаре Макс Рейман хөрмәтенә кушкан. Ләбиб әйтә: «Безне бутамасыннар өчен исемнәрне үзгәртик мәллә?» – ди. Ә мин: «Сине халык Ләбиб Лерон дигән әдип буларак белә, үзгәртсәң, монысы кем икән инде тагын, дип аптырамагайлары», – дим. Ләбиб тә минем салпы якка салам кыстыра. Имеш, «Риман» дигән журналистны да бөтен татар диярлек белә. «Яшьрәк чак булса, исем алыштыру берни тормас иде. Иҗат кешеләре болай да псевдоним, ягъни тәхәллүс белән яши», – дигән булам. Шуннан, көтмәгәндә дигәндәй, Ләбиб бер кызыклы фикер әйтеп куйды. «Безгә күчтәнәч китерүчеләр тагын булырга мөмкин, матур итеп исем-фамилияләрне, телефон номерларын, кайсы катта, ничәнче бүлмәдә утырганыбызны языйк та, «охрана»га тапшырыйк. Килгән кеше безгә үзе шалтыратыр», – диде. Килештем мин аның белән. Күкәй мәсьәләсен матур гына итеп хәл иттек тә куйдык, адәм акыллары бар инде үзебездә. Безнең урында башкалар булса, күкәй, күкәй, дип тәмам эштән чыгарлар иде. Ә без рәхәтлек кичердек. «Шаярмагач та, көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый...» – дип такмаклап та куйдык әле. Нишлисең, иҗат кешесе бик үк тулы булмый инде ул. Ә кайчак, киресенчә, артыграк була. Менә вәйт!
Риман Гыйлемханов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез