Кукмара һәм Азнакай районнарында яңа яшьләр объектлары ачылды

Бу атнада Татарстанда ике яшьләр объекты ачылган. Беренчесе – Кукмара районында “Ялкын” яшьләр үзәге. Биредә җыр, сәнгать студияләре, киберзал, спорт, тренажер һәм хореография заллары пәйда булган. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 123 миллион сум юлланган.

Азнакай районында исә “мИКс” яңа үсмерләр клубы ачылган. Моңда кадәр бина 15 ел буш торган. Узган елда Азнакай районы, яшьләр (үсмерләр) клубларының матди базасын ныгыту һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелеп, ремонт эшләренә 57 миллион сум чамасы акча алган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре