Чара «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны республика гранты, Кукмара районы администрациясе һәм «Кукмара киез комбинаты» АҖ ярдәмендә оештырылган. Быел фестиваль мәйданчыгында 4500дән артык кунак җыелган. Бу хакта Татар мәдәни ресурс үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Тантананы ачып җибәреп, кунакларны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Кукмара киез комбинаты директоры Ләлә Шәрипова, махсус хәрби операция катнашучысы Эдуард Кузьмин һәм башка рәсми затлар сәламләде.
Көн дәвамында фестиваль катнашучылары өчен төрле активлыклар оештырылды: кышкы күңел ачулар, ярминкә, музыка һәм биюләр белән бәйрәм программасы, традицион кышкы халык уеннары һәм башкалар.
Фестивальнең иң җанлы һәм кызык өлеше командалар арасында узган спорт һәм иҗади ярышлар булды. Аларда Татарстанның Әтнә, Биектау, Кукмара, Яңа Чишмә муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән – Чувашия Республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән җиде коллектив көч сынашты.
Күңелле ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде:
- Гран-При – Киров өлкәсенең Малмыж районыннан «Кара аюлар» командасы;
- 1 урын – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Килде-китте» командасы;
- 2 урын – Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Әтнә КИСтекләре» командасы;
- 3 урын – Чувашия Республикасы Канаш муниципаль округының «Канаш Ен» командасы.
Шулай ук фестивальнең тагын бер матур өлеше – «Киез итекле футбол» традицион турниры. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан 16 команда катнашкан. Алар бәйрәм кунакларын җитезлеге, җиңүгә омтылышы һәм дәртлелеге белән таң калдырган.
Фестиваль зур бәйрәм концерты белән тәмамланган. Сәхнәдә Кукмара районы иҗат коллективлары, популяр артистлар Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина башкаруында халык һәм заманча татар җырлары яңгыраган. ABIEM PROJECT төркеменең этник мотивлары да кунакларның күңеленә хуш килгән. Алып баручылар Руслан Гыйльметдинов һәм Рүзәл Әхмәдиев шулай ук бәйрәмнең гүзәл бизәге булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез