Кукмара районында илкүләм проект буенча заманча ФАП төзелә

Кукмара районы Тырыш авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп килә. Объект беренчел медицина ярдәмен оештыруга карата заманча таләпләрдән чыгып корыла. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Бүгенгә ФАП бинасы урнаштырылган, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә пандус булдырылган, эчке бизәү эшләре төгәлләнгән. Моннан тыш бинага кирәкле медицина җиһазлары, мебель һәм кирәк-ярак кайтарылган.
Инде хәзер ФАПның тирә-юнен төзекләндерү, инженерлык коммуникацияләренә тоташтыру эшләре генә калган.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктында фельдшерның кабул итү бүлмәсе, процедуралар, киенү-чишенү, санитария бүлмәләре, документлар саклау өчен бүлмә каралган. ФАП авылда яшәүчеләргә үз вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Төзелеш “Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проектының сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү программасы кысасында алып барыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре