Район тарихында гына түгел, республикада күрелмәгән хәл. Узган атнада Кукмара терлекчеләре тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны зур җиңүләре белән котлап, телеграмма юллады.
«Кукмаралылар ел саен Татарстанның барлык терлекчеләренә максатчан һәм фидакарь эшнең искиткеч үрнәген күрсәтә. Сезнең югары профессионализм һәм җаваплы мөнәсәбәтне таләп итә торган авыр хезмәтегез аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Чираттагы олы нәтиҗәгә – сөт терлекчелеген үстерүгә һәм Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертүгә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм яраткан республика һәм ил файдасына яңа казанышлар телим», – диелә телеграммада.
Хәзерге вакытта Татарстанда тәүлегенә 5003,7 тонна сөт савалар. Республикада уртача алганда бер сыер тәүлегенә 23,4 кг сөт бирә. Кукмара терлекчеләре моңа кадәр дә сөт саву буенча алдынгылыкны бирмәде. Районда 16726 баш сыер бар. Бер сыердан савып алынган сөт күләме 29,9 килограммны тәшкил итә.
– Без, моңа, әлбәттә, шатбыз. Чөнки күп сөт ул – табыш, эш урыннары дигән сүз. Моңа максатчан килдек. Районда мөгезле эре терлек саны 45 меңгә җитте. Шуның 17 меңгә якыны – сыер. Ел саен районда яңа фермалар сафка баса. Быел – 3 мең, киләсе елда 4 һәм 3әр мең баш сыерга фермалар төзеячәкбез. Дөрес ашату, технологияләрне камилләштереп тору да көтелгән нәтиҗә бирә. Безнең терлекчеләр бик тырышып эшли. Аеруча «Вахит» һәм «Урал» хуҗалыклары алдынгы. «Вахит» хуҗалыгы – 140 тонна, «Урал»ның ике хуҗалыгы 110 тонна сөт сава, – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин.
Бер сыердан савып алынган сөт күләме буенча
Иң алдынгы 10 район: Минзәлә, Мамадыш, Әтнә, Бөгелмә, Кукмара, Мөслим, Саба, Балтач, Алабуга, Чүпрәле.
Калышучы 10 район: Яңа Чишмә, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Апас, Ютазы, Югары Ослан, Менделеевск.
| Район | Бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда) | Тәүлек эчендә савып алынган сөт күләме (тоннада) | 1 мартка булган сыер саны |
| Минзәлә | 32,6 | 300,4 | 9217 |
| Мамадыш | 32,2 | 267,0 | 8300 |
| Әтнә | 31,9 | 307,9 | 9659 |
| Бөгелмә | 30,3 | 123,9 | 4086 |
| Кукмара | 29,9 | 500,6 | 16726 |
| Мөслим | 29,8 | 83,6 | 2807 |
| Саба | 28,1 | 320,0 | 11380 |
| Балтач | 27,3 | 389,4 | 14274 |
| Алабуга | 26,7 | 114,1 | 4280 |
| Чүпрәле | 25,0 | 71,0 | 2843 |
| Менделеевск | 16,7 | 30,8 | 1847 |
| Югары Ослан | 16,6 | 46,3 | 2787 |
| Ютазы | 16,4 | 53,7 | 3280 |
| Апас | 16,1 | 66,0 | 4092 |
| Яшел Үзән | 15,9 | 68,5 | 4318 |
| Кама Тамагы | 15,6 | 9,5 | 608 |
| Спас | 14,6 | 17,1 | 1172 |
| Балык Бистәсе | 14,5 | 42,1 | 2910 |
| Лаеш | 14,4 | 23,3 | 1615 |
| Яңа Чишмә | 14,2 | 32,0 | 2247 |
4 июньгә булган мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез