Бүген Кукмара сабантуе Киндеркүл авылы янында уза. Биредә дә бик күңелле бәйрәм итәләр. Сабантуй мәйданын җырчы Рифат Зарипов гөрләтә. "ВТ" журналисты да уеннарда катнашты. Мәйдан буйлап әтәч куып йөрергә насыйп булды. Әтәч кенә койрыгын тоттырмады. Әмма иң мавыктыргычы - парашютчыларның 600 метрдан сикерүләре булды.
- Рәхәтләнеп бәйрәм итәбез. Күктәге болыт та куркытмый. Ике ел сабантуй күрмәдек. Бөтен эшне ташлап килдек,- ди 78 яшьлек Мәдинә Зиннурова.
Гөлгенә Шиһапова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез