Күктән төшкәнне көтү: кышка әзерлек ничек бара?

«Кар ява, күрдегезме?..» Социаль челтәрләрдә бу атна башы әнә шундый хәбәрләрдән башланды.

Күктән төшкәнне көтү: кышка әзерлек ничек бара?

Ноябрь бетә дигәндә, сирәк-мирәк кенә төшкәләгән карга сөенеп утыр инде син! Синоптиклар исә ноябрь аномаль җылы булачак дип алдан ук кисәткәннәр иде. Алар фаразына ышансаң, озакка сузылган көздән соң, декабрьдә кар күмеп китәргә мөмкин. Бөгелмә мэры кулына көрәк алырга әзер булучыларны барлап куйган инде. Кышка әзерлек ничек бара?

Табигать шаккатыруын дәвам иттерә: бу көннәрдә термометрның терекөмеш баганасы 9 градус җылы күрсәтә. Мәскәүдә һава торышы 85 еллык рекордны яңартты, ди синоптиклар. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, бу атнада республикада кар түгел, ә яңгырлар гына көтелә. Термометр атна ахырында да +5 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Төнлә урыны белән –4 градуска кадәр салкын вәгъдә иткәннәр. Һава торышы алдагы атнада да әллә ни үзгәрмәскә охшаган. Бөтен өмет декабрьгә кала, кыскасы.

Метеоролог Юрий Переведенцев әйтүенчә, бөтен ил күләмендә шул хәл.

– Аномаль җылы һава торышы бөтен Россиядә диярлек күзәтелә. Татарстанда Төньяк Атлантикадан килгән җылы циклон хакимлек итә. Шуңа күрә уртача һава температурасы климатик нормадан 4–5 градуска югарырак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, бу вакытта Казанда, мәсәлән, уртача һава температурасы –2 градус салкын булырга тиеш, – ди белгеч. – Һава торышына глобаль җылыну күренеше дә йогынты ясый. Ул ун елга уртача 0,5 градус тәшкил итә. Октябрьдә – соңгы сигез елдан бирле, ноябрьдә  якынча соңгы биш елдан бирле җылырак.

Мондый көйсез көздән соң кыштан ни көтәргә дә белмәссең. Декабрьдә ишеп кар яварга мөмкин, дип фаразлаганнар инде. Хәтерләсәгез, ике ел элек булган кышта ишеп яуган карга каршы җиң сызганып көрәшергә туры килде. Кар көртләренә күмелеп калган Казан халкы кулына көрәк алды. Шәһәр мэры Илсур Метшин коммуналь хезмәтләргә ярдәм итүчеләрне бүләкли башларга киңәш итте хәтта. Аерым алганда, андыйлардан ишегалдын тәртиптә тоткан өчен бер атнага түләү алмаска кебек тәкъдимнәр яңгырады.

Башкала халкына быелгы кыш та мәшәкать өстәмәгәе. Казанда 800 ләп ишегалдын җыештыручы җитми.

– Шәһәрдә 4200 күпфатирлы йорт территориясен 1397 ишегалдын җыештыручы тәртиптә тота. Бүген 800 кеше җитми. Ә салкынайтып, кар ява башлагач, кулына көрәк алырга әзер булучылар саны тагын да кимеячәк. Чөнки эшенә күрә, хезмәт хаклары кызыгырлык түгел, – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин «эшлекле дүшәмбе»дә.

Акцент! Бу кышта башкалада шәһәр урамнарын чистартырга 230 техника чыгачак. Юллардагы бозлавыкка каршы көрәшү өчен 350 тонна реагент һәм 600 тонна тоз-ком катнашмасы әзерләп куйганнар. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ишегалларын кар көртләре басып китә калса, идарәче оешмалар һәм милекчеләр белән алдан ук аңлату эшләре үткәрергә дә кушкан.

Бөгелмә мэры Дамир Фәттахов кебек. Ул күпфатирлы йорт подъездларын көрәкләр белән җиһазландырырга тәкъдим итте. Бу уңайдан мэр, халыкның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен белергә теләп, үзенең телеграм-каналында сораштыру да үткәрде. «Идарәче оешма эш коралы белән тәэмин итсә, сез ишегалдын җыештыруда катнашырга әзерме?» дигән сорауга күпчелек уңай җавап биргән. Шәһәр халкын кыш берләштерерме – монысын вакыт күрсәтер.

Авыл халкы исә күптән үз көченә таянып яшәргә күнеккән.

– Әле менә үзебезнең җирлеккә дип кайткан яңа трактор янында басып торам, – дип, сөенече белән уртаклашты Буа районының Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова. – Грант буенча трактор оттык, кичә шуны китерделәр. Бүген кар эттерә торган техника да кайтып җитте. Шуңа күрә быел кыш урамнарны чистартуга бәйле бернинди кыенлык булмаячак. Хәер, алдагы елларда да проблемалар булганы юк иде. Бездә «Авангард» агрофирмасы эшли. Алар белән килешү төзибез дә, зур тракторлар җирлеккә караган дүрт авылның да юлларын ялт иттереп чистартып тора. Хәзер элеккеге кебек атналар буена юллар ябылып ятмый инде.

Кар көткән арада халык күңеленә шом да кергән. Кыш көне ишегалларын чистарткан, кар чыгарган өчен бәя артмасмы, дип шалтырата укучыларыбыз. «Милек хуҗалары ишегалдыннан кар чыгарган өчен өстәп акча түләргә тиеш түгел. Идарәче оешма моны тиктомалдан гына эшли дә алмый. Счет-фактура кәгазенә ишегалдыннан кар чыгаруга бәйле өстәмә юл кертү өчен, иң элек милекчеләр арасында җыелыш үткәрергә, алардан рөхсәт алырга кирәк. Күмәк ризалык юк икән, түләү дә юк. Шунысын да әйтергә кирәк: ишегалдыннан кар чыгару без түли торган «Йорт тирәсен тәртиптә тоту»га кагылмый. Анда карны эттерү, юлны чистарту, ком-боз катнашмасы сибү, җәяүлеләр юлын себерү керә, ә карны читкә чыгару – юк. Ягъни моңа акча аерым каралмаган. Ишегалдыннан кар чыгаруны идарәче оешма үзе хәл итә», – дип аңлаттылар Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре