Кул эшләрендә - йөрәк җылысы

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казан Кремлендәге Татарстанның табигый тарих музеенда Татарстан ветераннары һәм пенсионерларының халык иҗаты күргәзмәсе ачылды.

Республиканың төрле районнарында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең кул эшләре арасында ни генә юк – агач, керамика, чигелгән, бисердан, күннән ясалган эшләнмәләр бар.
Татарстанның ветераннар (песионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, күргәзмәдә “Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар – ветераннар” дип аталган республика конкурсында җиңүчеләрнең эшләре урнаштырылган.

Әлеге иҗади бәйгедә 3 меңнән артык кеше катнашкан булган.

– Монда белгечләр тарафыннан сайлап алынган 300гә якын эш тәкъдим ителде. Биредә Татарстанның 33 районында яшәүче кешеләр иҗаты белән танышып булачак. Кул эшләре осталарының эше сокландыра, – ди Хәбир Иштирәков. – Араларында элек укытучы, табиб, терлекче, завод эшчесе, машина йөртүче булып эшләгән кешеләр бар. Пенсиягә чыккач та күңелләренә хуш килердәй эш тапканнар. Һәркем үзе теләгәне белән шөгыльләнә. Бу бәйгедә катнашучылар елдан-ел арта. Шулай ук сыйфаты да яхшыра.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин бу күргәзмәнең икенче ел рәттән оештырылуын әйтте.

– Республикада 927 меңгә якын пенсионер яши. Алар төрле чараларда рәхәтләнеп катнашалар. Өлкән буын яшьләр өчен бар яктан үрнәк. Лаеклы ялда булсалар да, республика үсешенә әле дә өлеш кертәләр, – диде ул.
Өлкәннәрне Татарстанның Дәүләт советы депутаты Людмила Рыбакова да бәйрәм белән котлап рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Нәкъ менә сез Татарстанның байлыгын һәм мирасын популярлаштырасыз. Күргәзмәдә нинди генә эшләр юк. Алар бик сыйфатлы. Йөрәк җылысы кушылып эшләнгәне күренеп тора. Сез гел актив. Алабугада узган Спас ярминкәсендә катнашасыз, озын гомерле булу өчен дөрес яшисез. Яшьләр ардым дигәндә, сез аларга үрнәк күрсәтәсез. Сез озак яшәсен өчен республикада күп эшләр башкарыла, – ди Людмила Рыбакова. – Нинди генә эшкә тотынсагыз да, җиренә җиткереп башкарасыз. “Балкыш” үзешчәннәр фестивален алыйк. Анда нинди талантлар табыла, алар ничек итеп җырлый! Тыңлап туймаслык. Һәрвакыт үрнәк булып яшәгез.

Кунакларга бәйрәм кәефе дә бүләк иттеләр. Күргәзмәгә килүчеләр өчен Балтач районының Арбор авылының “Ядкарь” ансамбле чыгыш ясады.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре