Дүшәмбедә Владимир Путин Кремльдә икътисад мәсьәләләренә караган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең максаты алдагы өч елга федераль бюджет параметрларын билгеләү иде. Сүз социаль йөкләмәләрне үтәү, илкүләм проектларны финанслау, куркынычсызлык тәэмин итү турында да барды.
Федераль бюджет проекты Дәүләт Думасына 29 сентябрьдә керәчәк, әлегә аның параметрлары турында берни дә белмибез. Шулай да «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе хәрби максатларга чыгымнар киметеләчәк дигән имеш-мимешләр ишетте. Бу, дөрес булса, 2026 елга актив хәрби хәрәкәтләр көтелми дигәнне аңлата. Украина ягыннан да шуңа охшаган сигналлар килә. «Сугыш ахырына якыная, бу ачык күренә. Инде билгеле бер сәяси адымнар башлана», – диде украин депутаты Федор Вениславский. Трампның Россиягә каршы яңа санкцияләр кертүдән баш тартуы – шулай ук өметле билге.
Россия икътисадында хәл быел сөенечле түгел. Үткән ел үсеш темплары 4,3 процент булса, быелның беренче җиде аенда эчке тулай продукт 1,1 процентка гына үсте. Әһәмиятле бер нәрсә бар: айдан-айга үсеш темплары кими. Путин июль үсеше, еллыкка күчереп исәпләгәч, 0,4 процент кына булуын әйтте. «Сорау: бу җитәрлекме? Бу без теләгән нәрсәме? Без үз алдыбызга куйган бурычны үти алабызмы? Әллә башка чаралар һәм тизрәк адымнар кирәкме?» – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Тизрәк адымнар кирәк, әлбәттә. «Россия глобаль икътисад динамикасын узарга омтылырга тиеш», – дигән сүзләр тик торганда гына әйтелмәде. Глобаль икътисадның түбәнгә түгәрәвен истә тотканда, Путин куйган бурыч үтәлер төсле. Ләкин мәсьәләнең кыен ягы бар: зур икътисадлар ауганда, Россиягә дә аякта басып калу кыен булачак. Тегеләр безнең чималны кыйммәткә сатып алганда гына без алга барабыз. Әле менә Кытайга яңа газ торбасы сузарга җыенабыз. Чиннар безнең газны арзанга алырга гына риза булачак. «Себер көче 1» торбасыннан аккан газ бәясе, мәсәлән, мең кубометрга 215 доллардан китә. Төрекмән газын чиннар 1,5 тапкыр кыйммәткәрәк ала. Европада торба газы бәясе – 400 доллар.
Әмма безнең бер куаныч бар: күләгәдәге икътисадны кушсак, икътисадыбыз күпкә зур булачак. Путин менә шул икътисадны яктыга чыгарып, салым түләтү бурычын куйды. Әйтү җиңел, үтәү кыен булган максат бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез