Күмәргә әзерләнгән ир-ат табутта күзен ачкан

Ир-атны моргта да тоткан булалар. Бу хакта kp.ru яза.

Сүриядәге Атарибе районында яшәгән Әхәд Әл-Магриби исемле яшь кешенең гәүдәсен җир тетрәүдән соң өемнәр астында тапканнар. 

Табиблар аның йөрәге туктаудан үлгән дип әйтә.

Ир-егетнең мәетен ике көнгә моргка урнаштыралар. Аны җеназа алдыннан капчыкка салалар, ә матәм чарасы вакытында капчык "селкенә".

Әхмәд Әл-Магриби исән булып чыга. Аны шунда ук хастаханәгә илтәләр. Хәзер зыян күрүченең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре