Ил төбәкләреннән һәм дөньяның 30 дан артык иленнән 10 мең катнашучы, 70 эшлекле сессия һәм Кытай Сабан туе. 18–19 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы узачак. Җыенга әзерлек һәм аның кысасындагы чаралар турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Алдан искә төшерик: алдагы ике елда «РОСТКИ» форумы Казанда көз көне узды. Былтыр, мәсәлән, аны ноябрьдә үткәрделәр. Быел ул җәйгә күчте. Бу уңайдан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага ачыклык та кертергә туры килде хәтта. «Бөтен кеше: «Ни өчен форумны җәйгә күчердегез?» – дип кызыксына. Бу кытайларга бәйле. Алар шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, «РОСТКИ»ны августка күчерүләрен сораган. Чөнки көз көне Кытайда болай да эшлекле чаралар күп. Өстәвенә августта җылы», – диде Талия Миңнуллина. Ул форумны алгарак күчерүнең тагын бер серен дә чиште. Баксаң, кытайлар өчен «сигез»ле саны бәхет һәм байлык билгесе булып санала икән. Ә быелгы җыенда берьюлы ике «сигез»ле (18 нче көн һәм 8 нче ай) туры килә. Шуңа күрә быелгы форумга аеруча да зур өметләр баглыйлар.
– 18–19 августта узачак халыкара форумда дөньяның 30 дан артык иленнән, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм Кытай провинцияләреннән 10 меңнән артык катнашучы көтелә. Бу – узган ел дәрәҗәсендә, – дип сөйләде Талия Миңнуллина Хөкүмәт йортында узган брифингта. – Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең 59 төбәгеннән, дөньяның 32 иленнән катнашучылар теркәлгән. Шунысын да искәртик: форум ниндидер күрсәтмәләр нигезендә үткәрелми. Анда катнашу ирекле. Кытайдагы хезмәттәшләребез дә бездә узачак чарага карата зур кызыксыну белдерә. Кытайның 24 административ-территориаль бүлеге, Хөкүмәт дәрәҗәсендәге 11 делегация, 200 ләп чит ил корпорацияләре вәкилләре килүләрен раслады. «РОСТКИ» форумы – бизнес өчен яхшы мәйдан.
Җыенның эшлекле программасы халыкара элемтәләрдән алып авыл хуҗалыгы һәм яшьләр сәясәтен колачлаган 100 гә якын чараны үз эченә алачак. Шул исәптән 70 эшлекле сессия тәгаенләнгән. Форумның пленар утырышы 19 августта узачак. Быел чарада тәүге тапкыр Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэйны да көтәләр. Дәрәҗәле кунак Казанда Кытай инвестицияләренә теләктәшлек күрсәтү үзәге ачылышында катнашачак, дип фаразлана. Билгеле булганча, бу Ханьхуэйның Татарстанга беренче генә сәфәре түгел. Ул былтыр Казанда узган БРИКС саммитында катнашты.
Кытайның Казандагы генераль консулы Сян Бо әйтүенчә, форум ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә.
– Халыкара мәйданда вазгыять ничек кенә үзгәрсә дә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бөтен юнәлешләр буенча да үсүен дәвам итәчәк дип ышанабыз, – диде ул. – Бу эштә Казанда уза торган «РОСТКИ» форумының әһәмияте бик зур.
Сян Бо сүзләренә караганда, Татарстан белән Кытай провинцияләре арасындагы хезмәттәшлек тә елдан-ел ныгый. «Соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше 3 миллиард доллардан да артып китте. Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачылды. Болар барысы да – халыкара форум барышында шыткан үсентенең җимешләре», – диде генераль консул.
Эшлекле сөйләшүләр арасында мәдәни һәм спорт чаралары да узачак. Аерым алганда, го өстәл уены буенча турнир узачак. «Әлеге спорт төре Борынгы Кытайда барлыкка килсә дә, ул бездә дә бик популяр. Шуңа күрә иң көчлеләрнең җиңүен теләячәкбез», – диде Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
Казанда 17 августта Кабан күлендә «Кытай Сабан туе» дип аталган көймәләр бәйрәме дә узачак. «Татарстаннан алган иң көчле тәэсирем: әлеге күпмилләтле төбәктә төрле милләтләр үзара бик яхшы аңлашып яши. «Кытай Сабан туе» – моның яхшы үрнәге. Көймәләр бәйрәме Кытай мәдәниятенең мөһим өлеше һәм бөтен кешелекнең уртак мәдәни мирасы булып тора», – ди Сян Бо.
Белешмә өчен:
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумының исеме РОС – Россия, Т – Татарстан, КИ – Кытай сүзләреннән барлыкка килгән. Тәүге форумда 7 мең кеше катнашкан иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез