Ватанга мәхәббәт турында сөйләшүләр, Кремльдә татар халык биюләрен өйрәнү, Яшел Үзәндә – дискәтүкләр... Җәй дәвамында Татарстанда узачак чаралар арасында ниндиләре генә юк. «Татарстанда җәй» программасына багышланган чираттагы матбугат очрашуында кемнәр кая чакырды?
Яшьләрчә җәй
Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, яшьләр өчен уздырылачак чараларның күпчелеге патриотик рухта булачак.
– Быел без гадәти чаралар гына уздырып калмыйча, үз мәдәниятең, тарихың өчен горурлык хисләре, Ватанга мәхәббәт турында да сөйләшүләр уздырырга телибез, – диде ул. – Гомумән, быел яшьләр өчен оештырылачак җәйге чараларның дүрттән бере патриотик тематикага багышланачак. Балалар һәм яшьләр тарих белән кызыксына, үзләренә кадәр ниләр булганын беләселәре килә. Шуңа да без буыннар арасында күпер салырга, моңарчы файдаланган ысулларны ачык мәйданчыкларга алып чыгарга тырышабыз.
Шундый чараларның иң зурысы – 21 һәм 22 июньдә Питрәчнең Әлбәдән авылында узачак VII бөтенроссия «Әлбәдән» хәрби реконструкция фестивале.
– Ә 28 июньдә без Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Казанда ул быел ике урында – «Урам» экстрим-паркы һәм Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Бәйрәм программасында концерт, төрле уеннар, актив ял өчен төрле чаралар бар, – дип сөйләде Айгөл Сабирова.
Бу әле якын арада булачак чаралар гына. Министр урынбасары сүзләренә караганда, чаралар планы атна саен тулыланып тора. Аларның күпчелеге ачык, ә кайберләренә алдан теркәлү кирәк.
Казан Кремле
Башкала кунакларының иң яратып йөри торган урыннарының берсе – Казан Кремлендә җәйге сезонда 200 ләп чара уздырырга ниятлиләр.
– Һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә ачык һавада фильм күрсәтәчәкбез. 11–13 июль көннәрендә исә «Ожившие легенды из Казани» театраль фестивале узачак. Аннан тыш та Кремль территориясендә, аерым алганда, Кабул итү урыннарының (Присутственные места) ишегалдында төрле жанрлардагы спектакльләр күрсәтеләчәк, – дип сөйләде Казан Кремле музей-тыюлыгының мәдәни программалар бүлеге җитәкчесе Анастасия Романова.
Моннан тыш, Кремль территориясендә татар халык биюләренә дә өйрәнеп була. Бу һәм башка остаханәләрдә катнашу бушлай.
Сан
2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикага килгән туристлар агымы, узган ел белән чагыштырганда, 7 дән 22 процентка кадәр үскән. Әйтик, Казан Кремленә килүчеләр 7,7 процентка күбрәк булган. Ә 2024 елда Кремльне җәмгысы 4,5 млн турист килеп күргән.
Яшел Үзән
«Татарстанда җәй» платформасына теркәгән чаралар саны буенча Яшел Үзән районы – әлегә беренче. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Нигъмәтуллин әйтүенчә, июнь–сентябрь айларына монда 200 ләп чара планлаштырылган.
– Алар барысы да федераль һәм республика программалары кысасында яңартылган һәм барлыкка килгән җәмәгать урыннарында узачак, – дип сөйләде ул.
5 июльдә һәммәбезне дә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәменә чакырып калды ул. Быел бишенче мәртәбә Яшел Үзәндә узачак әлеге чарага Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Белоруссия, Һиндстан кебек чит илләрдән дә киләчәкләр.
– Моннан тыш, бездә инде биш ел дәвамында «Фиалка» исеме астында дискотекалар уза. Анда күбрәк ретро җырлар яратучылар җыела, – дип сөйләде Динар Нигъмәтуллин. – Безнең район әле тагын спорт сөюе белән дә дан тота. 4–6 июль көннәрендә шуны раслый торган зур чара – Зөя утрау-шәһәрчегендә «Свияга-фест» узачак. Актив спорт төрләрен яратучыларны көтеп калабыз.
Сүз уңаеннан, Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә узачак чаралар турында «Татарстанда җәй» сайты аша белеп була.
Хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез