Күңел инде көзне көтә

Адәм баласының табигате шундый бит: бер төрлелек аны тиз туйдыра, аңа гел ниндидер үзгәреш, яңалык кирәк. Зарланырга яратуыбыз да шушы холкыбыз белән аңлатыла бугай. Кояш икән – яңгыр кирәк, яңгыр икән – җылы җитми... Кыш икән – эссе җәй сагындыра, җәен исә кыш көне матуррак, тынычрак, рәхәтрәк булыр кебек тоела. Менә әле дә күпләребез күңел белән көзне көтә башлады инде.

Ел фасыллары да без көткәнгә яки теләгәнгә карап кына алышынмый да, ашыкмый да. Әмма күп елны адәм баласына җәй җитми кала. Быелгы җәй, бер караганда, бик озын булды. Март аенда ук башланган алдавыч җылылар табигатьне дә ашыктырды. Тик һава торышы белгечләренең (синоптиклар гына түгел) 150 елга бер була торган коры һәм эссе җәе генә күренмәде. Кайда яз, кайда җәй икәнен дә аңламыйча диярлек (зарлану булып кабул ителмәсен, дөрестән дә быел ике ел фасылы кушылып килде кебек), инде көзгә кереп барабыз. Ел да әйтә торган: «Ни арада үтте бу җәй?!» – дигән сүзләргә быел: «Җәйне көтә-көтә, җәй үтеп тә китте», – дигәне дә урынлы өстәлде.

Нинди булса да, быелгы җәйнең нигъмәтләре шөкер итеп туймаслык булды. Җылы, коры торган язгы көннәрдә аяк киенеп калганнар күпне отты, әлбәттә. «Әле салкыннар булачак», – дип шикләнгәннәргә яңгырлар сериясе тәмамланганны көтәргә туры килде. Шул сәбәпле, күпләр иртә килгән язда да бәрәңге, яшелчәләрен елдагыдан соңарып утыртты. Әмма табигатьнең үз кануннары: андый бакчаларда да яшелчәләр үз вакытында өлгерде. Сарымсак, суган түтәлләре бушады инде. Уңышы бик күпләрдә яхшы булды. Әнә шул түтәлләр бушауга бакчаларга көз төсмере дә керде. Иген басулары саргаю, урып-җыюга керешүләре, инде кайбер үлән басуларын эшкәртеп, сукалап куюлары... болар да көннәр көзгә авышканга ишарә. Көннәр дә иртә-кичен салкынча, күк йөзе дә җәй уртасындагы кебек түгел... Бакчаларда шып та шып алма коелган тавыш, көз алдыннан гына була торган алма исе... Куак-агачлардагы яфраклар да җәй башындагы кебек түгел – төсләрен салдылар. Карлыганнарын җыеп алуга үк, аның куаклары башка төс ала. Чия агачлары исә әле дә, сыгылып-сыгылып, уңышыннан аралап алуны көтә. Аларның күбесе быел яфраксыз ук калды. Уңышы күп булу галәмәте дип аңлатты бакчачылар.

Хуҗабикәләрдә дә яңа мәшәкатьләр: җиләк чоры бетеп (быел шактый озакка сузылды ул, җир җиләге әле дә тупырдап пешеп утыра, дип гаҗәпләнүчеләр бар, бакча җиләге дә яңарак уңыш бирүдән туктады, куралар бүгенгәчә уңыш белән кинәндерә), яшелчәләр эшкәртү-әзерләүгә күчеш чоры бүген. Аларын да вакытында, елдагыча мул итеп әзерләү мәҗбүрият кебек.

Бакчаларда бүген инде чүп утыйсы килми. Бөтенесен рәттән тәртиплисе, тизрәк түтәлләрне бушатасы килә торган чор бу. Бакчалар бит һәр чорда үзенчә матур була: язын җирен эшкәрткәч, аннан түтәлләр күтәреп, орлыклар чәчкәч, аннан беренче үрентеләр күренә, күтәрелә башлагач, җәен чүпләрен утап, су сипкән саен, беренче тапкыр кыяры, помидоры өлгергән вакытта... Аннан инде бөтенесен бушатып, җирен кышка әзерләп куйгач... Ул чакта күңелгә моңсу була бит инде, дияр кайберләрегез. Әйе, моңсулык катыш үзгә матурлык була ул. Яздан башланган эшләргә ниндидер бер йомгак кебек тоела. Әлегә күңел көзне үзенең мең дә бер фантазиясе белән матурлап көтә. Тик көзләр дә бит төрле була. Этаплары да берничә. Кара көзләре дә була, диюем. Безгә аларның һәркайсын ел да үтәсе. Ул чакта инде ап-ак карлы кышларны көтә башларбыз. Көтәбез икән, димәк, яхшыга өметләнәбез. Өметләнәбез икән, димәк, яшибез...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре