Шуңа күрә килеп туган теге яки бу хәлләргә тынычрак мөнәсәбәттә булып, стресстан ничек тә качарга тырышу кирәк.
“Күңелнең бик нык тынгысызлануы физик авырту китереп чыгару гына түгел, организмны җимерүгә дә китерергә мөмкин”, – дип белдергән табиб “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, кешенең физик һәм психик сәламәтлеге үзара бәйләнгән. Эчке кичерешләр күп кенә органнарның эшенә тискәре йогынты ясый, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары зыян күрә. “Шуңа күрә җитешсезлекләрне, авыррак сүзләрне күңелегезгә якын алмагыз”, – дип киңәш иткән Бокерия.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез