Күп балалы әниләрнең күпмегә иртәрәк пенсиягә чыгачагын искәрттеләр

Сигез яшькә кадәр өч бала тәрбияләгән күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк чыгачак, ә дүрт бала тәрбияләгәннәр 4 елга иртәрәк чыга алачак.Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб әйткән.

"8 яшькә кадәр өч бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр вакытыннан алда, гомуми билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк пенсиягә хокуклы булса, дүрт балалылар - 4 елалдан чыга", - дигән ул.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр 50дә үк пенсиягә чыга алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре