Түбән Камада Татарстанның барлык ЗАГСлары катнашында «Күп балалы гаиләләр» таныклыгы тапшырылды. Чара Түбән Кама районының ЗАГС идарәсендә узды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова өченче балалары туган биш гаиләгә тантаналы рәвештә күп балалы булу хакындагы таныклыкны тапшырдылар. Болар — Яшиннар, Нәбиевлар, Мифтаховлар, Захаровлар һәм Гайнетдиновлар гаиләсе.
Һәр гаилә «Мин Түбән Камада тудым» муниципаль социаль проекты кысаларында «Сабый сандыгы» махсус комплектлары белән бүләкләнде.
Тантаналы чара Түбән Кама районының социаль яклау идарәсе, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре һәм «Көнбагыш» балалар бакчасы белән берлектә оештырылды.
Катнашучыларның барысы да күп балалы гаиләләрнең ихлас шатлыгын уртаклашты һәм гаилә институтын ныгытуда һәм яшь буынга ярдәм итүдә үз рольләренең мөһимлеген ассызыклады.
Чара дәүләт структураларының һәм җәмәгатьчелекнең балалар һәм гаиләләр иминлеге турында кайгыртуын, һәр гаиләнең әһәмиятле булуын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова котлау сүзендә: «Күп балалы гаилә таныклыгы — Сезнең ата-ана батырлыгыгызны, район һәм республика киләчәгенә алып килгән зур өлешегезне рәсми тану. Бу сезнең хезмәтегезгә хөрмәт, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт билгесе. Сез булачак галимнәрне, табибларны, инженерларны, хезмәт ияләрен, гади, яхшы һәм намуслы кешеләрне тәрбиялисез. Төп байлык — мәхәббәт, үзара аңлашу һәм гаиләләрдәге буыннарның ныклы бәйләнеше. Татарстан күп балалы ныклы гаиләләргә бай. Безнең республика гомер - гомергә үзенең ныклы гаилә нигезләре, өлкәннәрне хөрмәт итүе һәм кечеләрне кайгыртуы белән дан тота. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, бер-беребезгә ышанырга, ярдәм итәргә, үз гамәлләребез өчен җаваплы булырга өйрәнәбез», - дип ассызыклады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез