Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов күп балалы яшь гаиләлргә ипотека ставкаларын бетерү тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Сәясәтче фикеренчә, мондый гаиләләргә процентсыз торак ссудалары бирергә кирәк. Ул шулай ук беренче бала туганнан алып ипотеканы этаплап түләп бетерү механизмын кертергә тәкъдим итте. Миронов ярдәм чарасы сыйфатында беренче бала өчен 500 мең сум, икенчесе өчен 600 мең сум, өченчесе өчен 700 мең сумны исәптән чыгарырга тәкъдим итә.
Ул мондый адымнар илдә туучылар санын бер ярым тапкырга арттырырга сәләтле, дип саный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез