Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Думаның Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова Россия финанс министры Антон Силуановка бер балалы гаиләгә 6 процентлы ипотека ставкасын саклап калу һәм күпбалалы гаиләләргә өстәмә ташламалар кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Депутатлар үзләренең мөрәҗәгатендә программаны үзгәртү: бер балалы гаиләләргә гамәлдәге ставканы саклап калу һәм ике, аннан күбрәк балалы гаиләләргә ставканы киметү зарурилыгын басым ясап әйткән.
Миронов билгеләп үткәнчә, ташламалы ипотека программасы демографик һәм торак сәясәтен тормышка ашыруда төп роль уйный. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, бер балалы гаиләләргә гамәлдәге 6 процентлы ипотеканы 12 процентка кадәр күтәрү бу бурычларны гамәлгә ашыруга бик нык аяк чалачак.
Депутат сүзләренә караганда, ипотека ставкасын кинәт кенә ике тапкыр арттыру яшь гаиләләрнең күпчелегенә программада катнашу мөмкинлеген юкка чыгарачак. Шуңа күрә ул бер балалы гаиләләргә 6 процентлы ипотеканы саклап калырга, күпбалалы гаиләләргә отышлырак шартларны: ике балалы гаиләләргә – 4, өч балалыларга – 2, дүрт һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә – 1 процентлы ставканы күздә тотарга тәкъдим иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез