Газетага язылу

Сарык асраучыларны ниләр борчый? «ВТ» журналисты җавап эзли

Соңгы биш елда Россиядә сарык һәм кәҗәләр саны 4 млн (!) башка кимегән. Татарстанда исә алар 60 мең башка якын азайган. Сәбәп нидә? Күпләп сарык асраучыларның нинди проблемалары бар? Без шул турыда белештек.

Сарык асраучыларны ниләр борчый? «ВТ» журналисты җавап эзли
Татар информ

Табышлы эш

Әгерҗе районының Кичкетаң авылында яшәүче Тәлгать Муллануров сүзләренчә, 1980 елда республика авылларында бер миллион баштан күбрәк сарык исәпләнсә, соңгы елларда бу сан 74 процентка кимегән. Бүген республиканың һәр унҗиде кешесенә бер сарык туры килә. Иткә күчергәндә, бу – 1,5 кг сарык ите, дигән сүз. Һәр кешегә 73 кило ит җитештерелүен исәпкә алсак, сарык ите аның якынча 2 процентын гына алып тора.

Тәлгать абый белми әйтмәс, ул унөч ел дәвамында күпләп нәселле сарыклар үстерә. Соңгы елларда гына да сарыкларының санын 300 башка җиткергән. Ә бәрәннәре белән бергә 700 ләп башка тула.

– Теләсә кайсы хуҗалык эшчәнлегенең максаты – табыш алу. Сарыкчылык белән шөгыльләнү – отышлы һәм табышлы эш, дип ышанып әйтә алам. Тик мал санын һәм нинди токым асраячагыңны төгәл билгеләргә кирәк. Иң мөһиме – бу эшкә вак-төяк нәрсә дип карарга ярамый, сарыкчыклык – җитди шөгыль, – ди ул. – Соңгы 8 елда минем хуҗалыкның икътисадый нәтиҗәлелеге 50 проценттан ким түгел. Бер сарык асрау чыгымнары якынча 8500 сумга чыга. Яшь малларның тәүлеклек үсеше тотрыклы рәвештә 230 грамм. Алты айлык тәкә – 45–47 кг, саулык бәрән 31–33 кг авырлык җыя. Шуннан чыгып, яшь малларны нәкъ менә бу яшьтә сату отышлы, дип саныйм.

Унике елда үрчетү өчен генә дә 300 дән артык сарык һәм меңнән артык бәрән саткан ул. Малларның 80 процентын нәселне үрчетү өчен алалар, ди. Шулай да сарыкчылыкта барысы да ал да гөл генә бара, дип әйтеп булмый. Анда проблемалар җитәрлек.

 

– Бүген өстәмә продукция – сарык йоны һәм тиресе бөтенләй кирәк түгел. Йон җитештерүгә зур суммалар тотыла, ә аны сатудан керем юк дәрәҗәсендә. Элек бер тонна йон сатып, җиде мең сумга «Жигули» автомобиле яки «МТЗ» тракторы алып булган. Хәзер Кукмараның киез итек-киез комбинаты тупас йонның килограммын, илтеп бирүне дә исәпкә алып, 32 сумнан сатып ала. Сатудан килгән акча юл чыгымнарын да капламый. Минемчә, 500 тонна чиста, юылган йон җирдә ятып калырга тиеш түгел. Бүген ихтыяҗ зур булган табигый йоннан ясалган мендәрләр һәм юрганнар күрәсе килә. Сарык тиресе белән дә хәл шундый. Без, сарыкчылар, аны ташларга яки яндырырга мәҗбүр, – ди ул.

Икенчесе – дәүләт ярдәме. Тәлгать абыйның бервакытта да грант та, кредит та алганы булмаган.

– 12 ел эчендә ана сарыклар өчен өч тапкыр субсидия алдым. Халыкта «Баҗай туган түгел, кәҗә хайван түгел» дигән мәкаль бар. Кәҗәне инде хайван дип таный башладылар шикелле, 1 мең сум күләмендә субсидия бирәләр, ә менә сарыклар һаман да күләгәдә кала бирә. Өченчедән, республикада нәсел статусына ия булган ике генә хуҗалык бар. Кирәкле токымдагы нәселле бәрәннәр табу җиңел түгел. Алар үз сыйфатларын нәселенә яхшы тапшыра торган булырга тиеш. Шулай ук аларның безнең табигать шартларына туры килүе кирәк. Бигрәк тә үз эшен яңа гына башлап җибәрүчегә бик кыен, – ди фермер.

 

Үзеңнеке үзеңә

Татарстанда мөгезле вак терлекнең 82 процентын шәхси хуҗалыкларда үстерәләр. Аларның хәле шәптән түгел. Ашату чыгымнары ягыннан да, үстергәнне сату ягыннан да. Зәй районының Бигеш авылында да сарык асраучыларны бармак белән генә санарлык. Хөснетдиновлар хуҗалыгында бүген егерме сарык бар.

– Мин тумышым белән Балык Бистәсе районыннан. Ә бездә элек-электән бу малны күпләп тоттылар. Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз сарык йонына кушылган куян мамыгыннан шәлләр бәйләп узды. Аннан соң кәҗә мамыгына күчтек, – ди Раилә Хөснетдинова. – Бигешкә күченеп килгәч, ирем күрше авылдан сарык белән бәрән алып кайтты. Аларның баш саннарын арттыра-арттыра, 34 кә җиткердек тә, киметә башладык. Хәзер 20 баш калдырдык. Үзебезгә ашарга дип кенә тотабыз. Сарык итен бик яратабыз, чөнки мин үзем шуны ашап үскән кеше. Аларның асларын чистартып, вакытында тиресләрен чыгарсаң, яхшы итеп ашатып, дөрес итеп чалсаң, бер ят исе дә юк. Корбанлыкка сораучылар да бар, тик без үзебезнең яхшы танышларга гына сатабыз.

 

Сарыкның йонын да әрәм итми Раилә апа. Яхшысын сайлап алып, эшкәртеп, йон оекбашлар бәйли.

– Сарык асрау мәшәкатьсез генә булмый инде. Малларны чистада тотарга, вакытында карарга кирәк. Тиресен дә эшкәртеп, йонын да сатып булмый. Үзеңә ашар өчен генә сарык тотуның мәгънәсе юк шикелле. Соңгы елларда бу терлекне асраучыларның кимү сәбәбе шундадыр. Аннан соң, авылда яшәүчеләр дә азая бит, яшьләрнең сарык белән мәшәкатьләнәселәре килми, – ди ул. 

Арча районының Хәсәншәех авылында яшәүче Тәбрис Фәхретдинов та кайчандыр сарыклар тоткан. Тик соңгы елларда аларны бетергән.

– Хәзер аның файдасы юк бит. Йонын да алмыйлар, тиресен дә җыймыйлар. Элек берсе дә әрәм булмый иде. Без әниләр бәйләгән йон оекбаш, бияләй киеп үстек. Хәзер аның белән утыручылар да юк. Кирәк булса, итен дә, бияләен дә базардан сатып алалар. Шулай да авылда берничә кешедә әле дә бар сарыклар, тик аларны көтүгә кумыйлар, аерым йөртәләр, – ди ул. 

 

Яратып алалар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел республикада хуҗалык итүнең барлык формаларында да тере үлчәмдә сугым өчен – 14 мең, шәхси хуҗалыкларда 13 мең тоннадан артык сарык һәм кәҗә ите җитештерелгән, Татарстанстат тәкъдим иткән саннарга караганда, февраль башында бер килограмм сарык итенең уртача бәясе 872,97 сум булган.

Азнакай шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Эльмира Гаязованың ит сату кибете бар. Аның сүзләренчә, районда сарык асраучылар да, аның итен яратып ашаучылар да күп.

– Итләтә дә, шашлык итеп тә күп алалар. Моңа кадәр бер кило сарык ите башкаларына караганда кыйммәтрәк бәядән йөрде. Тик хәзер олы малның сум ите 800 сумга күтәрелде. Ә сарык итенең килосы 800–850 сум тора. Мин әлеге кибетне җиде ел элек ачкан идем. Элек сарык итен бу дәрәҗәдә ашамыйлар иде, хәзер күп сатыла. Моны дини гаиләләр арту белән бәйлим, чөнки төп сатып алучыларым – шулар. Кышкы чорда гадәттә бик аз сатыла торган ит иде ул, тик хәзер салкын һәм җылы көннәрдәге аерманы сизмим. Кышын да шашлык, пылау өчен алучылар шактый. «Сыер ите катырак була», – дип, сарык ите генә ашаучылар да кергәли кибеткә. Шуңа күрә миндә сарык ите тавык итенә караганда да күбрәк китә. Әлеге малны асрый торган шәхси хуҗалыклар да күп. Итләрен тәкъдим итүчеләр дә аз түгел, – диде ул. 

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 258 меңнән артык сарык һәм кәҗә үстерәләр. Аларның 212 меңнән артыгы – шәхси хуҗалыкларда. Калганнары – фермерларда һәм эре хуҗалыкларда. Әйтик, Актаныш районындагы эре хуҗалыкларда – 3712, Сабада – 2883 һәм Түбән Кама районында 2633 баш сарык һәм кәҗә бар.

Чагыштыру өчен: биш ел элек республикада 316 меңнән артык сарык һәм кәҗә булган. Аларның 259 меңнән артыгы шәхси хуҗалыкларда асралган. 

 

Белгеч фикере

Габделхак Мотыйгуллин, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:

– Татарстанда җитештерелгән сарык ите үзебезгә тулысынча җитеп бара. Корбан гаете көннәрендә рәсми мәйданчыкларда 15 мең тирәсе сарык эшкәртелә. Әле тагын авылларда якынча 50 мең тирәсе чалына торгандыр. Сарыкны шушы бәйрәмдә сатар өчен генә дә махсус үстерүчеләр бар. Шуңа күрә чит төбәкләрдән алып кайтырга бөтенләй дә кирәкми. Элек башка төбәкләрдән авыру сарыкларны арзан бәядән алып кайтып, кыйммәткә сатучылар да булды. Бигрәк тә авырулар котырган Кавказ якларыннан күп ташыдылар. Соңгы елларда мондый күренешләр азайды, үзебез дә төрле дәрәҗәдә эшләр алып бардык. Соңгы ике елда Чуашстанның бер оешмасыннан гына сарыклар ала башладылар. Анысын да бик тикшереп кенә рөхсәт итәбез.

Корбанлыкларны гына түгел, хуҗалыкларның да малларын тикшереп торабыз. Алары аеруча да игътибар үзәгендә. Нәселле тәкәләр яки сарыклар алып кайткан очракта, кешеләр башта рөхсәт ала, кайткан маллар карантинда тора, кан анализлары алына. Шуннан соң гына аларны башка сарыклар янына кертәләр.

 

Сарык асраучыларга ярдәм чаралары

Нәселле терлекләр асрый торган хуҗалыклар өчен сарык санын саклауга дәүләт ярдәме каралган. Бер башка – 30 мең сум. Шундый ук сарыклар сатып алган чыгымнарның 40 проценты каплана (әмма бер башка 12 мең сумнан артмаска тиеш). Никадәр күләмдә акча бүлеп бирелүе республика хуҗалыкларының ихтыяҗыннан чыгып билгеләнә.

Моннан тыш, Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше программасы кысасында сарыкчылыкка да игътибар бар. Ярдәм күләме 5 миллионнан 8 миллион сумга кадәр җитә. Грант суммасы фермерларның үз акчасы күләменә бәйле: 5 миллион сум алырга тели икән, кесәдә шуның 10 проценты булырга тиеш, 8 миллион сум алганда,  үз акчаңның 20 процент булуы кирәк. Алган акчаны авыл хуҗалыгы биналары төзүгә һәм сатып алуга, җир кишәрлекләренә һәм фермаларны җиһазлауга юнәлтергә мөмкин.

Быелдан яңалык та бар. 2026 елдан башлап шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен 1 яшьтән өлкәнрәк сарык һәм саулык бәрән асрауга бер башка 1000 сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре